Бүген хакимиятнең кече залында, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина, шәһәр һәм район Советы аппаратының һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, территориаль органнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында, “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау” турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Аны ачык тыңлауларның рәисе, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина ачты. Район Советының юридик бүлек башлыгы В. В. Кудряшов «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында”карар проектын тәкъдим итте. «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында " гы карар проекты, Зәй муниципаль районы шәһәр Советы тарафыннан кабул ителергә тәкъдим ителә.