Районда капиталь ремонт һәм төзелеш объектлары даими контрольдә

2018 елның 23 ноябре, җомга
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәр атна капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында була. Тикшерү барышында Илнар Хафизов «Алтынчәч» балалар бакчасын, район үзәк хастаханәсенең хирургия корпусының операция блогын, С. Рафиков исемендәге Үзәк китапханәне, ЮХИДИ бинасын һәм Агросәнәгать паркын карады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә әлеге чарада инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, подряд оешмалары җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәтләр вәкилләре катнашты. Ремонт эшләре бара торган барлык объектларда булганда Илнар Хафизов төзүчеләрнең һәм подрядчыларның эш башкару сыйфатына, үзләренә алынган йөкләмәләрне вакытында үтәү зарурлыгына аерым игътибар итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ул җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International