Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. Г. Акатьев рәислегендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Зәй муниципаль районы башлыгы каршындагы Координация Советының чираттагы утырышы узды. Координация Советының көн тәртибе буенча Зәй муниципаль районы территориясендә милли тәрбия һәм динара килешү буенча массакүләм мәгълүмат чаралары эше, халык традицияләрен саклау, үстерү һәм дини, мәгариф, мәдәният учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлек итү буенча авыл җирлекләре эше, Зәй муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча православие дини оешмаларының эше, Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә милли тәрбия үсеше турында һәм башка мәсьәләләр каралды. Докладлар белән «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Зәй-информ» җитәкчесе В.Н. Исрафилова, Сармашбаш һәм Баграж авыл җирлекләре башлыклары Р. М. Фәсхетдинов, П. Н. Минеев, Кара Елга авылы чиркәве дин әһеле В.Н.Казаков, Кадер авылы җирлегенең "Кояшкай" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Р. С. Исламова чыгыш ясадылар. Эш нәтиҗәләре буенча Координация Советы әгъзалары тиешле карарлар кабул иттеләр. Район башлыгы вазифаларын башкаручы В. Г. Акатьев Зәй муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча киңәшләрен бирде һәм конкрет тәкъдимнәрен җиткерде.