Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары узды
2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Баграж авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинарда катнашучылар Югары Баграж авылында игенчелек белән шөгыльләнүче Александр Усманов КФХын, ат үрчетүче Петр Коронов КФХын, терлекчелек буенча Михаил Кондратьев КФХын карадылар, Олимпия чемпионы Симашов Федор Петрович музеенда булдылар, халык көче белән төзелгән часовняны, грант хисабына борауланган скважинаны карадылар. Шулай ук Сарсаз –Баграж авылының мәктәбе, музее, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә булдылар. Пленар өлеш авыл клубында узды. Семинарда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Баграж авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының эше, 2018 елда авыл җирлекләрендә үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр, үзара салым буенча 2018 елның 18 ноябрендә узган референдум нәтиҗәләре , авыл җирлекләрендә салым җыю турында һ.б. чыгышлар тыңланды. Киңәшмәгә йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибендәге мәсьәләләр, аерым алганда, муниципаль милекне рәсмиләштерү, кышкы чорда торак пунктларны тәртиптә тоту буенча эшне активлаштырырга чакырды. Җирлек башлыклары алдына шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар, мини –фермалар санын һәм эре мөгезле терлекләр баш санын арттыру бурычы куелды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз