Зәй политехник көллиятендә лидерлык дәресе узды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
21 ноябрь көнне Зәй политехник көллиятендә I курс студентлары өчен лидерлык дәресе узды. Булачак техник- электриклар белән очрашуга Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев килде. Очрашу барышында Валерий Григорьевич Зәй муниципаль районының социаль - икътисади үсеше, район территориясендә гамәлгә ашырыла торган республика һәм муниципаль программалар, хәзерге заман җитәкчесенең нинди сыйфатларга һәм күнекмәләргә ия булырга тиешлеге турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирде. Очрашу ахырында истәлеккә фотога төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International