“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Эш бирүче көне” узачак

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Агымдагы елның 28 ноябрендә көндезге сәгать 10да “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Эш бирүче көне” үткәреләчәк. Чарада “Венские вафли” ҖЧШ вәкилләре катнашачак. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 5 вакансиядә 40 эш урыны тәкъдим ителәчәк. “Венские вафли” ҖЧШ вәкилләре гражданнарга булган вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирәчәк. Эш эзләүчеләргә анкеталар тутырып, әңгәмә узу һәм тәкъдим ителгән вакансияләр буенча кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге тудырылачак. Чара Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча уза, тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: 8(85558) 7-15-43.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International