Хокуксыз балык тоту буенча мәгълүмат

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте гражданнар һәм юридик затларның су биологик ресурсларына, аларны законсыз чыгару (тоту) нәтиҗәсендә китергән зыян суммасын исәпләү өчен яңа кагыйдәләрне раслады. 2018 елның 3 ноябреннән булган тиешле карар, 9 ноябрьдән рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://publication.pravo.gov.ru) урнаштырылган. Документ рәсми басылып чыккан көненнән 10 көн узгач үз көченә керә. Такс суммасын арттыруның төп максаты-браконьерлыкны кисәтү һәм биологик төрлелекне саклау. Әйтик, судакның такс бәясе 13 тапкыр арткан һәм бер нөсхә өчен 3305 сум тәшкил итә. Тыелган уылдык чәчү чорында, законсыз рәвештә судак чыгарган өчен, браконьерга бер нөсхә өчен дәүләткә зыянны 6610 сум күләмендә түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы буенча су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге балык тоту өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозган өчен административ җаваплылык та каралган, дип кисәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International