Район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш торышын карады

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе
Бүгенге көндә агрофирма бүлекчәләрендә авыл хуҗалыгы машиналарын, чәчкечләрне, культиваторларны, тырмаларны һәм башка тагылма техниканы ремонтлау дәвам итә. Ростехнадзор һәм «Агрокөчләр» вәкилләре белән бергә агрофирмаларның машина-трактор паркларында техниканы саклау шартларын тикшерү уздырылды. Бүгенге көндә районда 3900 тырма бар, шуларның 1100е ремонтланган. Шулай ук 81 культиватор арасыннан 12 сенә ремонт ясалган. Ремонт эшләре график нигезендә алып барыла. Чөгендер җыю комбайннары, ремонт эшләрен алга таба оештыру өчен, «Агрокөч төркеме» ЯАҖнең аерым бүлекчәсенә кышкы саклауга куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International