“Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик” муниципаль программасы кысаларында балалар бакчаларын яңарту, җиһазлар, кирәк-яраклар, уенчыклар белән тәэмин итү дәвам итә.
“Язгы игелек” атнасында район башлыгы Татьяна Воропаева шәхсән үзе балалар бакчаларында булып, алар торышы белән танышты, уенчыклар бүләк итте. Узган җомгада ул Кадер авылы “Кояшкай” бакчасында булып, нәниләрне яңа уенчыклар белән сөендерде. Быел бакчаларга уенчыклар бюджет һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиев булышлыгы белән алынды. Әлеге типовой бакчаның төзелүенә 30 елдан артык (аңа кадәр бакча иске агач бинада булган). Бакча белән Гөлназ Имамова җитәкчелек итә. Бирегә Кадер, Әхмәт авылларыннан төрле яшьтәге 18 бала йөри. Бу әти-әниләр тыныч күңел белән эшли, димәк. Бакчаларга игътибар зур булуына сөенә, без, соңгы елларда балалар өчен район күләмендә зур эшләр башкарыла, ди Гөлназ Имамова. Агымдагы ел башыннан бакча өстәл-урындык, карават, шкафлар, кухня өстәле һ.б.лар белән тәэмин ителгән. Узган ел яңа уенчыклар белән дә тулыланган булган. Мондый уңай үзгәрешләргә әти-әниләр дә сөенә, билгеле. Балаларның күпчелеген кызлар тәшкил итә, 4се генә – малай. Агымдагы елда Кадер бакчасында уенчыкларга заказ да шуннан чыгып бирелә. Кухня гарнитуры, курчаклар, пирамида, мозаика, конструкторлар – барысы 7700 сумлык уенчык алына.
– Балалар – сез безнең киләчәк, яңа уенчыклар белән уйнагыз, дус булыгыз, мәктәпкә ныклы әзерлек алыгыз, – диде Татьяна Воропаева, нәниләргә уенчыклар бүләк иткәндә.
Балалар түземсез, рәхмәт апа, диделәр дә уенчыкларны карарга керештеләр. Кызлар кухня гарнитурын әйләндереп алды, малайлар исә конструкторлар белән кайнаша башлады. Замана балаларын заманча уенчыклар кызыксындыра шул. Район-шәһәр бакчаларын уенчыклар белән тәэмин итү дәвам итә.