Даими булсын!

2012 елның 13 апреле, җомга

Соңгы елларда апрель аенда бер атнаны игелекле гамәлләргә багышлау традициягә керде.
Элек-электән халкыбыз өлкәннәргә, авыруларга, ялгыз яшәүче әби-бабайларга игътибарлы булган. Ярдәмчесез калган өлкәннәргә булышу – аеруча саваплы гамәл. Әлеге күркәм сыйфатлар бүген дә югалмасын иде. Ә бит янәшәбездә ярдәмгә, җылы сүзгә мохтаҗ кешеләр шактый. Булышыйк, булдыра алган кадәр ярдәм итик аларга.
Дүшәмбе көнне “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Язгы игелек” атналыгына старт бирелде. Анда укучылар, студентлар, волонтерлар җыелды. Алар кулында – игелекле эшләргә өндәүче плакатлар, әләмнәр. Татар гимназиясе исә бу көнне махсус полотно әзерләгән иде.
– Игелекле гамәл тормышыбызны бизи, авырлыкларны җиңеләйтә, борчуны сөенечкә әйләндерә, – ди гимназия укучысы Ләйсән Галиуллина.
Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлчәчәк Галимова, атналыкка старт биреп, укучыларны игелекле эшләргә рухландырды.
Шул ук көнне укучылар һәм студентлар күренекле якташлар исемен йөрткән урамнарда булып, халыкка әлеге затлар турында сөйләделәр, листовкалар тараттылар. “Язгы игелек” атнасында сугыш һәм тыл ветераннары, инвалид балалар игътибар үзәгендә булды. Укучылар алар яшәгән йортларда булып, хуҗалык эшләрендә булышты, Җиңү бульварындагы мемориаль такталар тәртипкә китерелде. “Кайгырту” хәрәкәте волонтерлары йөри алмаучы инвалид балаларның өйләренә барып, аларны ял иттерде. Район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегендә дәваланучылар өчен дә чаралар оештырылды. Волонтерлар шәһәр урамнарында тәмәке тартуга каршы “Тәмәкене конфетка алыштырам” акциясен уздырды. Атналык кысаларында мәктәп биләмәләрен, авылларда урамнар чистарту, тәртипкә китерү эшләре дә башкарылачак. Ул “Энергетик” Мәдәният сараенда хәйрия концерты белән тәмамлана. Әйдәгез, һәркайсыбыз игелекле эшләргә кушылыйк! Ул бер атна гына түгел, даими булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International