Капиталь ремонт объектлары район башлыгы контролендә

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Тикшерү барышында ул район үзәк хастаханәсе хирургия корпусының операция блогында, С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә, ресурс үзәгендә, Зәй агросәнәгать паркында һәм Иске Зәй бистәсенең «Мәктәп тавы» пляжында булды. Район башлыгы белән берлектә әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Объектларны карап чыгу нәтиҗәсендә җитешсезлекләр ачыкланмады, бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International