Зәйдә объектларны категорияләү һәм паспортлаштыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов рәислегендә ТР Зәй муниципаль районы территориясендә объектларны категорияләү һәм паспортлаштыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Көн тәртибендә Зәй муниципаль районы территориясендә кешеләр күпләп җыела торган урыннар исемлеген актуальләштерү һәм объектларны террорчылыкка каршы саклауны тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге законнарга туры китерү мәсьәләләре торды. Утырышта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Зәй шәһәрендәге бүлеге башлыгы урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге полиция башлыгы урынбасары, ЗМРнда террорчылыкка каршы комиссия секретаре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International