Район башлыгы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышын үткәрде

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе
Бүген көннең икенче яртысында район башлыгы Р. Г. Кәримов хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышын үткәрде. Район башлыгы, комиссия рәисе буларак, армиягә чакырылырга тиешле 20 егет белән әңгәмә корды. Разиф Кәримов комиссия тарафыннан яраклы дип табылган егетләргә армия мәктәбен лаеклы үтүләрен, ата-аналарын һәм районны сынатмауларын, ә кайткач, туган якларында күңелләренә якын эш табуларын теләде. Көзге чакырылышта барлыгы 72 зәйле Россия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак, армиягә беренче озату 22 октябрьдә, соңгысы 17 декабрьдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International