Район мәдәният йортына иҗат сезоны ачылуга килгән Иске Зәй бистәсендә яшәүчеләрне сюрприз көтә иде. Фойеда тамашачыларны музей фондыннан оештырылган "Зәй: үткәне һәм бүгенгесе» күчмә күргәзмәсе каршы алды. Анда Зәй рәссамнары, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары: Цыганов Сергей Александрович, Хрулев Виктор Васильевич, Панов Владимир Аркадьевич, Уразайкин Геннадий Лазаревич һәм Зәйнең беренче рәссамы Голов Михаил Александрович картиналары тәкъдим ителде. Краснов Юрий Павлович фотолары ярдәмендә шәһәрне кош очышы биеклегеннән күрергә, таныш урыннар табарга мөмкин иде. Күргәзмәгә килүчеләрнең күбесе Голов Михаил Александрович картиналарын зур дулкынлану белән карады. Күргәзмә белән балаларның да кызыксынулары аеруча сөендерде, алар таныш урыннар турында бергәләшеп фикер алыштылар һәм алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.