Депутат кабул итте

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе

Узган атнада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов сайлаучыларны кабул итте. Аңа шәхси сораулар белән килүчеләр дә, райондагы мөһим мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Петр Уразайкин шәһәрдә стадионны төзекләндерү һәм яңа спорт комплексы төзүдә махсус программаларга керүдә ярдәм сорады. Дәүләт Думасы депутаты һәр сорауны игътибар белән тыңлап, аларның чишелеше өчен кирәкле гамәлләрне башкарырга алыначагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International