Зәйдә “Вакансияләр ярминкәсе” узды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен махсуслашкан “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Ярминкәдә өченче буын вәкилләренә Зәйнең 12 предприятие-учреждениесе вакансияләр тәкъдим итте. Аларга җыештыручы, гардеробчы, кассир, кастелянша, ремонтлау буенча эшче, педагог, пешекче һ.б. белгечлекләр буенча эшчеләр кирәк. Барысы 68 эш урынына 25 вакансия тәкъдим ителде. Үзләренә ошаган вариантларны тапмаучы гражданнар мәшгульлек үзәге базасындагы вакансияләр белән танышты, шулай ук “Россиядә эш” порталы, Skillsnet гомумроссия социаль челтәре эшлекле контакты турында мәгълүмат бирелде. Ярминкәгә барлыгы 29 кеше килде, аларның 8е даими эшкә юллама алды. Эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәгенә 8(85558) 7-15-43 номеры буенча шалтыратып, тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International