Район башлыгы Разиф Кәримов икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде

2018 елның 29 сентябре, шимбә
Бүген хакимият бинасының кече залында район икътисади советының чираттагы утырышы узды. «Зәй элеваторы» ҖЧҖнең 2018 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2018 елгы эшчәнлекнең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнар турында» темасына доклад белән «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Илья Батаев чыгыш ясады. Берюлы 150 000 тонна бөртекле һәм майлы культураларны сакларга сәләтле Зәй элеваторын «Агрокөч» холдингы 2015 елның сентябрендә төзи башлаган иде. Хәзерге вакытта монтажлау тәмамланып килә һәм объект файдалануга тапшыруга әзерләнә, йөкләнеш астында җибәрү -көйләү эшләре башкарыла. Зәй элеваторы Россиядә иң эреләрнең берсе булачак. Төзелеш чорында түбәндәге, шул исәптән аналоглары булмаган эшләр башкарылган: 5 мең тонна сыешлы җир өсте корыч корылмалары кулланылган. Хәзерге вакытта Зәй элеваторында 64 хезмәткәр эшли, шуларның 37се даими нигездә, уртача айлык хезмәт хакы 25 мең сум тәшкил итә. 2019 елга предприятие алдында объектны файдалануга тапшырганнан соң җитештерү куәте буенча планлы күләмнәргә чыгу; кабул ителгән ашлыкны тиешле сыйфатта саклап калу һәм кулланучыларга төяп җибәрү, «АГРО» җитештерү системасын кертү бурычы тора. Утырышта катнашучылар доклад буенча фикер алыштылар. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчегә кайбер киңәшләрен бирде, аерым алганда, уртача хезмәт хакын район күрсәткеченә кадәр күтәрергә тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International