Бүген Зәйдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышы узды

2018 елның 28 сентябре, җомга

Бүген Зәйдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышы узды.«Суккан палас өстендә йомры калач» дип аталган чара “Энергетик” мәдәният йорты каршында кунаклар өчен оештырылган көзге ярминкәне караудан башланды. Чарада 5 регион һәм 34 районнан килгән делегация катнашты. Күчмә утырышның программасы бик бай эчтәлекле әзерләнгән иде. «Тылсымлы әкият» балалар бакчасы “Балалар бакчасында кунакта әбиләр” уен мәйданчыгы эшен күрсәтте. Имәнлебаш мәдәният йортында “Икмәк хикмәтләре”, “Сепарат аерту” йолаларын һәм Таҗетдин Ялчыгол күргәзмәсен карау, Кадер мәдәният йортында “Суккан палас”, «Кап сугу», «Май чабу базары» йолаларын искә төшерү, Наил Дунаев, Мөдәррис Әгъләмов иҗатына багышланган күргәзмәләрдә булу, Бигеш мәдәният йортында “Җыен базары” сәхнәләштерелгән тамашасын карау, академик Мансур Хәсәновның тормыш юлына һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган күргәзмәдә булу шуның ачык дәлиле. Күчмә утырышның пленар өлеше “Энергетик” мәдәният йорты бинасында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримовның сәламләү сүзе белән башланып китте. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Энҗе Гәбделбәр кызы Әхмәтҗанова ел дәвамында районда эшләнгән эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Бөтендөнья иҗтимагый татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова республика күләмендә алып барылган эшләр турында җентекләп сөйләде һәм Ак калфак” җирле иҗтимагый оешмасының иң актив хатын-кызларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада катнашучылар “Азаль”, “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, “Легенда” бию ансамле, “Ак калфак” бәйгесендә җиңүче балалар чыгышларын яратып карадылар. Хәзерге чор татар модасы күпләрдә зур кызыксыну уятты. "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы вәкилләре зәйлеләрнең эшчәнлегенә зур бәя бирделәр, киләчәктә дә милли рухны саклау буенча уңышлар теләделәр һәм ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International