Район башлыгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында булды

2018 елның 28 сентябре, җомга

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында булды. Тикшерү барышында район башлыгы агросәнәгать паркында, «Мәктәп тавы» пляжында, Мичурин урамы 12нче б. йортында урнашкан шәһәр мәдәният йортында, С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә, Никифор урамының 71 нче йортында булды һәм әлеге объектлардагы эш торышы белән якыннан танышты. Район башлыгы белән бергә әлеге чарада аның урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Р.Г.Кәримов җаваплы хезмәткәрләргә тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International