26 сентябрь көнне Зәй политехник көллиятендә Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә физик культура, спорт һәм туризм буенча Совет утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2017 елда Совет карарларының үтәлеше, 2018 елның 3 кварталына физик культура һәм спорт идарәсенең эш йомгаклары һәм 4 кварталга бурычлары, 2018-2019 елда "Ялта-Зәй базасында чаңгы ярышларына әзерлек һәм аны үткәрү, Зәй муниципаль районында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты үткәрү, мәгариф учреждениеләренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм 2018 ел сезонында балаларның җәйге ялын оештыру нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды. Совет утырышында гомуми белем бирү мәктәпләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре директорлары, физик культура укытучылары һәм тренер-укытучылар катнашты. Совет утырышы нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.