Зәй муниципаль районы җылыту сезонына әзер

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе
25 сентябрь көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов ТМШ җитәкчеләре һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендәге иң мөһим мәсьәлә- җылыту сезонын башлау булды. Зәйдә ул 21 сентябрьдән башланды. Батареяларда җылы социаль әһәмияттәге барлык объектларда да, беренче чиратта - балалар бакчаларында һәм медицина учреждениеләрендә барлыкка килде. Мәктәпләргә җылы җитәкчеләрнең гаризалары нигезендә биреләчәк. Зәйдә барлык төр объектларга җылылык бирү белән 2 оешма – «Татэнерго» АҖ филиалы Зәй ГРЭСы һәм «Теплосервис»ҖЧҖ шөгылләнә. Шәһәр җылылык челтәрләрендә барлык ремонт эшләре тәмамланган һәм әзерлек паспортлары алынган. Күп фатирлы йортларга җылы гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, биш көн эчендә һаваның уртача тәүлеклек температурасы +8 градус һәм аннан да түбәнрәк булса, бирелергә тиеш. Зәйдә хәзергә чагыштырмача җылы һава торышы саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International