Зәй районы механизаторлары шикәр чөгендере җыю темпларын арттыра барып эшлиләр

2018 елның 21 сентябре, җомга
Бүген район кырларында «Ропа-Тигр» маркалы 12 комбайн һәм «Ропа-Маус» маркалы 3 чөгендер төягеч эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 сентябрьгә шикәр чөгендере 3900 гектар мәйданда казылган, 160 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер тәшкил итә. Агрофирмалар арасында беренчеләрдән булып «Нива» ҖЧҖ механизаторлары шикәр чөгендере казуны төгәлләделәр. Алдынгы комбайнчылар: «Зәй» АФ: Галимов Айдар Гаптелхәй улы, 264 гектардан 12939 тонна татлы тамыр җыеп алган; «Зәй шикәре» агрофирмасы: Баһаветдинов Дамир Хәбир улы, 297 гектардан- 11495 тонна; «Восток» агрофирмасы: Хуҗин Илһам Назыйф улы, 181 гектардан - 5865 тонна; “Нива” ҖЧҖ: Низаметдинов Ринат Хәмзә улы, 125 гектардан - 3500 тонна. Бүгенге көндә шикәр заводы 293 671 мең тонна шикәр чөгендере кабул итте, шул исәптән Зәй районыннан - 113932 мең тонна. 173 545 тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 23445 тонна шикәр комы алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International