Район башлыгы Разиф Кәримов шәһәр предприятиеләрендә булды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы елның язында төзелгән яңа предприятие - «МеталлСтальконструкции» ҖЧҖдә булды. Очрашу барышында ул җитәкчелек һәм эшче - хезмәткәрләргә үз киңәшләрен бирде, нәтиҗәле эшчәнлек теләде, җитештерелүче продукцияләре көндәшлеккә сәләтле булсын өчен сыйфат мәсәләсен игтибар үзәгендә тотарга тәкъдим итте. "МСК» ҖЧҖ төрле формадагы һәм катлаулыктагы металл конструкцияләр әзерләү белән шөгыльләнә. Предприятиедә 30 кеше эшли, кадрлар кытлыгы бар. Төп бурычлары- ел ахырына кадәр җитештерү куәтләрен 100% ка кадәр эшләтү, предприятиене квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү һәм Россия металл конструкцияләре җитештерү базарында тотрыклы урын алу. Район башлыгы шулай ук «Зәй крекеры» ҖЧҖ һәм «Шикәр заводы» ААҖдә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International