Гаилә фермасы

2012 елның 23 марты, җомга

“Гаилә фермасы” республика программасы – кече эшмәкәрлекне үстерүнең яңа, перспективалы юнәлеше. Бүгенге көндә районда 23 гаилә фермасы исәпләнә, шуның 4се – сөт, 4се – ит җитештерү, 4се – мөгезле эре терлек үстерү, 5се – дуңгызчылык, 6сы – сарыкчылык, 4се кошчылык буенча эшчәнлек алып бара. Шуның нәтиҗәсе буларак, районда терлекләрнең баш саны сизелерлек артты. Иң мөһиме, авылларда 35 кеше эшле булды. Тагын 12 гаилә фермасы төзелү стадиясендә. Ел ахырына районда 35 гаилә фермасы булыр дип планлаштырыла. Гомумән, гаилә фермалары булдыру, программага керү, субсидияләр алу өчен авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан күп эшләнә. Бу эштә җирлек башлыкларының да актив булуы сорала.
Программа район башлыгының аерым контролендә тора. Татьяна Воропаева әлеге җәһәттән һәрдаим гаилә фермалары торышы, эшчәнлекләре белән таныша. Кичә аның катнашында Югары Пәнәче, Бигеш авыл җирлекләрендә әлеге республика программасы үтәлеше, алга куелган бурычлар буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары чакырылды. Аның биредә узуы очраклы түгел: Югары Пәнәче һәм Бигеш – республика программасына кыю керүче җирлекләр. Семинарның практик өлешендә җирлек башлыклары Туңылҗа авылында Николай Селиверстов, Түбән Пәнәчедә Илүзә Миңнеханова, Югары Пәнәчедә Хәйдәр Мәрдамшин, Югары Лоҗыда Илшат Хәбибуллин, Кәрәкәстә Фоат Исламовның гаилә фермаларында булып, эшчәнлекләре белән таныштылар. Әлеге фермерлар төрле юнәлештә эшчәнлек алып бара. Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов гаилә фермалары төзелеше буенча мәгълүмат бирде. Район башлыгы әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барылмаган авыл җирлекләренә аерым тукталып, актив эшләү кирәклегенә кат-кат басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International