Остаханәләрдә эш кайный

2012 елның 16 марты, җомга

Районда язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәткә бара. Быел басуларга 387 трактор чыгачак. Аларның әзерлеге - 85 процент. 34 чит ил тракторына ремонт ясалган инде. 201 чәчкечнең бүгенге көнгә әзерлеге 90 процент тәшкил итә, алар 10 апрельгә тулысынча әзер булырга тиеш. 88 культиватор, БДМ дискаторлары, 4100 тырма агрегаты ремонтланган. Барлык тагылма чәчү агрегатларын агрофирма бүлекчәләре үзләре көйли. Запас частьлар белән «ФЭНД Агро ТРЕНД» АҖ тәэмин итә. Техниканың төзеклеген тикшерү 26 март - 10 апрельдә үткәреләчәк.
«Зәй шикәре» агрофирмасының «Заман» бүлекчәсендә «Т-70» маркалы өч трактор -шикәр чөгендере, «МТЗ-1221» маркалы дүрт трактор бөртекле культуралар чәчү белән шөгыльләнәчәк. Бүгенге
көндә тракторларга соңгы ремонт эшләре бара. «Т-70» тракторларын - Олег Мелихов, Илья Минкин, Виктор Пайгильдин, «МТЗ-1221» көпчәкле тракторларын - Юрий Корсаков, Олег Сандимиров, Вениамин Минкин, Борис Минкин, «ДТ-75» тракторларын Валияр Зыятдинов, Иван Сергеев иярләячәк.
160 тырма ремонтланган. Бу эшне Василий Михайлов башкарган. 5 культиватор әзер, алар белән Олег Сандимиров, Валерий Митрухин, 2 агрегат чәчкеч белән Юрий Корсаков, Олег Сандимиров, «Амазон» ашлама чәчү агрегаты белән Валерий Митрухин, Михаил Феофилов басуга чыгачак. Җир тыгызлау (каток) агрегатларын ремонтлау белән Геннадий Адельшин шөгыльләнә. Валерий Ильин «КУН-10» төягечендә ашлама чыгаруда булачак. Анатолий Минкин - эретеп ябыштыручы. Хуҗалыкның Сәрәпәле остаханәсендә ремонт эшләре белән «Заман» бригадасы җитәкчесе Тәлгать Хәйруллин һәм гараж мөдире Сергей Паймухин җитәкчелек итә.
Олег Сандимиров, Иван Сергеев, Валерий Митрухин «Д0Н-1500» комбайннарында урып-җыюда да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International