И туган тел, и матур тел...

2012 елның 18 феврале, шимбә
 

Халыкның зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе – аның теле. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә, ул  – иң элек әнкәйләр бишек җыры көйләгән тел. Дөньяда һәр халыкның кабатланмас үзенчәлеге, аңа гына хас сыйфатлары туган тел белән бүгенге көнгә килеп җиткән. Җир шарында 7 меңгә якын тел бар дип исәпләнелә. ЮНЕСКО билгеләве буенча, шуларның 14ендә (гарәп, рус, немец, инглиз, татар һ.б.) дөнья халкының 83 проценты сөйләшә. Тарихи фактлардан күренгәнчә, татар теле Россиядә (XVI-XVII гасырларда) рус теле белән беррәттән кулланылган.

Бүгенге көнгә күз салсак, Татарстан, шул исәптән районыбыз – төрле мәдәниятләр һәм диннәрнең үзара дус-тату яшәвенең якты үрнәге. Агымдагы елның районда Милли мәдәният елы дип игълан ителүе – шуңа дәлил. Татарстан халыклары телләре һәм аларны үстерү перспективасы район җитәкчелеге игътибарында. Нәниләр өчен милли балалар бакчасы берничә бездә. Татар һәм рус телләре, дәүләт телләре буларак, мәктәпләрдә өйрәнелә. Телне өйрәтүгә кызыксыну уяту максатыннан төрле акцияләр, Туган тел бәйрәмнәре оештырыла. Мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе районда елдан-ел киңрәк колач ала. Әлеге акция 21 февраль – Туган тел көнендә башланып, бер ай дәвам итә. Районның 42 мәктәбендә (филиаллар белән), татар гимназиясендә укыту һәм тәрбия процессы татар телендә алып барыла. Мәктәпләрдә немец һәм инглиз телләрен 49 укытучы укыта. Үзәкләштерелгән китапханәдә 527022 рус, 131407 татар, 2173 чуваш китабы исәпләнә.

Төрле халыклар фольклор коллективлары булу – районыбыз казанышы. Күпчелек авыл мәдәният йортларында татар, керәшен, рус фольклор коллективлары эшли. “Русская душа” рус, “Палан” чуваш, “Баграж буйлары” керәшен, “Мирас” вокаль-хореографик ансамбльләре районнан читтә дә танылып килә. Соңгысы репертуарын керәшен җырлары белән дә баетты. Һәр рус, керәшен авылының үз бәйрәме бар. Питрау, Казанская бәйрәмнәре үзенә елдан-ел күбрәк халыкны җыя. Сабантуйларны исә һәр милләт халкы көтеп ала. Безнең җирле газеталар – “Зәй офыклары”, “Новый Зай” һәм “Зәй” телевидениесе, “Замандаш” татар радиосы телләрне саклау һәм үстерүгә үз өлешләрен кертә.

Тел – ул милләт сакчысы. Һәр милләтнең үз тарихын өйрәнеп, үз телен саклаганда гына, башка милләт мәдәниятенә хөрмәте була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International