Республикада, шул исәптән районда, «Интернет - озын гомер» проекты старт алды: ул өлкәннәрне, инвалидларны, туендыручысын югалтканнарны компьютер нигезләренә өйрәтүдән гыйбарәт. Районда әлеге җәһәттән мәшгульлек үзәге аша балалар иҗат йорты, политехник колледж, татар гимназиясендә укулар оештырылды.
Бүгенге көндә әлеге уку йортларында 90 пенсионер курслар уза. Укулар 72 сәгатькә исәпләнгән. Курсларның максаты-өлкәннәрне компьютер белән эшләү нигезләренә, аларның үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга өйрәтү, шәһәр-районның иҗтимагый, икътисади тормышында актив катнаштыру.
Балалар иҗат йортында бу көннәрдә аеруча җанлылык: биредә белем өстәүче укучыларга өлкәннәр дә өстәлде. Өлкәннәр 15шәр кешедән торган ике төркемдә атнага ике мәртәбә икешәр сәгать компьютер серләренә төшенә. Аларны Кече фәннәр академиясе укытучысы Олеся Козенбаева компьютерда эшләргә өйрәтә. Өлкәннәр текст җыярга, бөтендөнья челтәре мөмкинлекләре, электрон почта, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәнә. Курслар үтүчеләр арасында төрле яшьтә-геләр һәм компьютерда бөтенләй эшли белмәүчеләр дә бар. Мирный бистәсеннән килгән Валентина Исштанова шундыйлардан булган. Ул хәзер текст җыярга өйрәнеп килә. Ә Семен Гудошниковны бирегә компьютер серләренә тагын да тирәнрәк, төшенү теләге китергән. Оныклардан күбрәк белергә тиеш мин, ди ул, елмаеп.
Өлкәннәр мондый курслар оештырылуга сөенеп туя алмый. Вакытлары, мөмкинлекләре бар. Нигә шундый форсаттан файдаланмаска? Гөлназ ханым Астафьева гомере буе ГРЭСта эшләп, лаеклы ялга чыккан. Аның интернеттан кирәкле мәгълүмат аласы, түләүләрне компьютер аша башкарасы килә.
Өлкән яшьтәге зәйлеләр өчен алга таба да мондый укулар оештырылачак. Агымдагы елда районда 180 өлкән кешене әлеге курсларда укыту планлаштырыла. Мәшгульлек үзәгенә гариза язып, компьютерда эшләргә өйрәнергә була.