Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Хокук һәм хәят
2012 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе
1996 елдан 12 гыйнвар Россия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.
Бу датаның тарихы 1722 елга барып тоташа. Петр I нәкъ шушы көнне генераль прокурор посты булдырган. Чөнки әлеге хезмәтнең законнар үтәлешен, хокук тәртибен саклауда зур дәүләттә мөһим урын тотуы кирәк булган. Бүген дә прокуратура хезмәткәрләре бу функцияне лаеклы башкаралар. Кешеләр иреген, хокукларын яклауны җитди контрольдә тоталар, әлеге орган оешуга 290 ел тулуны нәтиҗәле эшләре белән каршылыйлар.
Зәйдә шәһәр прокуроры Константин Ко-посов җитәкчелегендә 3 прокурор урынбасары, аның 5 ярдәмчесе, 2 оператив хезмәткәр, 12 хезмәткәрдән торган коллектив катгый регламентлар, боерык, указларга, Татарстан прокуроры һәм Россия Генераль прокуроры күрсәтмәләренә нигезләнеп эшли.
-Безнең төп бурычыбыз - кабул ителгән законнарның төгәл үтәлешен контрольдә тоту, гражданнарның хокукларын закон таләпләреннән чыгып яклау. Үткән ел безнең өстенлекле юнәлешләр булып кешеләрнең хокук иреген кысуга юл куймау, эшмәкәрләргә карата гаделсезлекләргә урын калдырмау, дәүләт программаларының максатчан үтәлешен күзәтү, коррупциягә каршы көрәш торды. Шулай ук, безнең хезмәткәрләр тарафыннан төрле катлам халык, бигрәк тә яшүсмерләр арасында законнарны даими аңлату эшләре алып барылып, гражданнарда хокук органнарына карата ышанычны арттыруга зур игътибар бирелде, - ди шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Ленар Рәхмәтуллин.
Халык арасында аңлату эшләрен даими алып бару уңай нәтиҗәләр бирә. Соңгы елларда кешеләрнең законнарны белеп эш итүе сизелә. Прокуратурага төрле шикаятьләр белән урынлы мөрәҗәгать итүчеләрнең саны арта.
Узган ел прокуратура, гражданнар хокукларын яклап, шәһәр судына 480 гариза юллаган. Хезмәтне саклау законнарын бозган өчен 42 предприятие җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган. Хезмәт хакын вакытында түләмәү очракларын ачыклау буенча да җитди эшчәнлек алып барылган. Нәтиҗәдә гражданнардан кергән 465 мөрәҗәгатьнең 392се уңай хәл ителгән. Болар, нигездә, хезмәт һәм торак белән бәйле законнар буенча каралган эшләр.
Шулай ук, шәһәр прокуратурасы узган ел әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендә дә ныклы эш алып барган. Әлеге уңайдан 108 закон бозу очрагы ачыкланган.
2012 елда да алар әлеге юнәлешләр буенча эшне дәвам итәчәк.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз