Чыршы бәйрәме чын мәгънәсендә бал-маскарадны хәтерләтте. Хәтта бу бәйрәмгә әкият геройлары сыйфатында Петр I һәм Екатерина II дә килгән иде. Аларга укучылар шәһәр һәм районда ел дәвамында башкарылган эшләр, мәгариф өлкәсендә ире-шелгән уңышлар турында сөйләделәр, тасвирлап күрсәттеләр.
2011 елның Космонавтика елы булуы да, Габдулла Тукайга атап үткәрелгән төрле, чаралар да театрлаштырылып, саф татар телендә күрсәтелде һәм зәйлеләрнең 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиаданы каршыларга әзер булуы чагылдырылды.
Бу елда иң соңгы чыршы бәйрәме булуын искәртеп, бал-маскарадка барлык шәһәр мәктәпләренең һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең Кыш бабай, Кар кызлары җыелган иде. Алар уку алдынгыларын тагын бер кат яңа 2012 ел белән тәбрик иттеләр.
Аерым укучыларның бүләкләнүе иң дулкынландыргыч мизгел булды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләренең XI сыйныфында укучы 15 егет һәм кыз, узган уку елында республика фән олимпиадалары призеры буларак район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Араларыннан Яна Цым-бал (2нче мәктәп) һәм Айнур Галиев (татар гимназиясе) «Ел укучысы» исеменә лаек булды һәм аларга махсус статуэтка тапшырылды. «Ел студенты» исеменә лаек булучылар - Зәй политехник колледжының II курс студентлары Надежда Урамова һәм Антон Шибаев. Алар икесе дә 2011 елның үзләре өчен бик тә уңышлы булуы белән уртаклаштылар. Быел алар колледжның КВН командасы составында республикада район данын якладылар. Актив студентлар узган ел ахырында Казанда лицейлар балында катнашулары белән дә горурланалар.
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!