Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Һәр авыл, һәр коллектив үзенчәлекле
2011 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
Районда милли мәдәниятләр фестивале кысаларында мәдәният көннәре үткәрү дәвам итә. Күптән түгел «Энергетик» Мәдәният сараенда аның чираттагысы – Рус мәдәнияте көне узды. Ул рус халкының гореф-гадәтләрен торгызу, яшь буынны милли рухта тәрбияләү, яңа талантлар барлауга юнәлдерелгән матур чара булды.
Район җитәкчелеге төрле милләт халкы багланышларына, аларның йола-гадәтләрен җанландыруга зур игътибар бирә. 2012 ел районда “Милли мәдәният елы” дип игълан ителде.
Районда дистәдән артык рус авылы исәпләнә. Аларның күбесе рус мәдәният фестивалендә катнашып килә. Бәйрәмгә килүчеләр мәдәният сараеның икенче катында Бохарай, Урсай, Яңа Спас, Ал. Бистәсе, Иске Тәкмәк, Поручик, Карамалы авыллары осталарының кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмәне карап, рус халык ашларыннан авыз итте. Күргәзмә янында милли киемнәрдән кызлар, апалар тезелгән. Урсай авылы күргәзмәгә элекке агач савытлар, кашыклар алып килгән. Бохарай мәдәният хезмәткәре Валентина Рожаналиева өстәлгә рус халык ризыкларын мулдан куйган. Анда гөмбә, тозлы кәбестә, сало, пилмән, кәбестә пироглары урын алган. 20 ел мондый фестивальләрдә катнашам, алар елдан-ел күбрәк авыллар коллективларын колачлый, ди Валентина . Бохарай һәм Ал. Бистәсе авыл җирлекләре башлыклары Рамил Миннегулов, Людмила Варганова фестивальгә үзләре килде. Бу аларның мәдәнияткә игътибары зур булуны күрсәтә. Поручиклыларның кул эшләре күргәзмәсе аеруча бай иде. Карамалылар кул эшләре күргәзмәсен күпчелек конфет кәгазеннән ясалган кием-салым, ваза, савытлар бизәде. Әлеге кул эшләре белән клуб мөдире Илсөяр Хәлиуллина белән Наталья Спирчина мәшгуль. Клубта 6 ел инде “Оста куллар” түгәрәге эшли. Күпчелек әйберләр әлеге түгәрәктә ясала. Карамалы “Рябинушка” фольклор коллективы конфет кәгазеннән ясалган киемнәрдән чыгыш ясады. Күргәзмәләрне олысы-кечесе кызыксынып карады. Читтәрәк район үзешчәннәре дәртле биюләр башкарды.
Бәйрәмне «Энергетик» Мәдәният сараеның “Русская душа” фольклор коллективы ачты. Коллектив фестивальнең йөзек кашы булды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова сәхнәгә күтәрелеп, фестивальдә катнашучыларны бәйрәм белән котлады, Зәйдә төрле милләт вәкилләренең бер гаилә булып, йола-бәйрәмнәрне саклап, хөрмәт итеп яшәүләрен рухи байлык дип бәяләде. Аннан сәхнәгә иҗат коллективлары күтәрелде. Алар рус халык бәйрәм күренешләрен, гореф-гадәтләрне чагылдырды. Шәһәр мәдәният йорты “Михайлов көне”, искетәкмәклеләр “Тәкмәк утырмалары”, Яңа Спас үзешчәннәре “Кузьминка бәйрәме” күренешләрен оста итеп халыкка җиткерә алды. Ал. Бистәсе үзешчәннәре чыгышларында мичкә мәдхия укыды. Поручик үзешчәннәре “Кышкы Казанская”ны күрсәтте. Фестивальдә беренче мәртәбә Яңа Спастан Табачниковлар гаиләсе чыгыш ясады. Надежда, Наталья, Галина, Людмила, Александр Табачниковлар чыгышын халык алкышларга күмде. Надежда гармун тарта, калганнары җыр башкара. Фестивальдә һәр чыгыш үзенчәлекле иде. Коллективларга кушылып ихтыярсыз җырлыйсы, биисе килде. “Улыбка”, “Каприз” бию коллективлары, “Виктория” җыр төркеме, “Лель” ансамбльләре чыгышлары фестивальне тагын да бизәде, җанландырды. Яшь буын белән өлкәннәрнең бер сәхнәдә мәдәният фестивалендә бергә чыгыш ясавы – яхшы фал. Рухи мирасны яшь буын күреп, тоеп үсә. Тик залда тамашачыларның аз булуы гына күңелне борчый. Иске Маврин, Иске Елан, Төги авыллары үзешчәннәре, никтер, фестивальгә кушылмады.
Алда – чуаш мәдәнияте фестивале. Бәйрәмдә очрашыйк, аралашыйк, күңел ачыйк, зәйлеләр.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз