Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Агачка җан өрүче
2011 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда якташ-рәссамнар һәм агачка җан өрүче оста Равил Әхәтов күргәзмәсен халык яратып карады. Равил Әхәтовның агачтан юнып ясалган экспонатлары чаллыларда аеруча кызыксыну тудырды.
Чыннан да, Равилнең һәр эше олысы-кечесен тирән уйга чумдыра, хисләндерә. Якташыбыз иҗат эшләреннән күргәзмә Чаллыда икенче мәртәбә оештырыла. Әлмәт, Түбән Кама, Саранск һ.б. шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрдән дә халык бихуш калды. Аның эшләре «Рухият» фонды ярдәме белән нәшер ителгән альбом-китапка керде.
Агачны юнып сыннар ясау – катлаулы эш. Башта Равилдә фикер туа, аннан ул агачка кырып гамәлгә ашырыла. Фикереңне түкми-чәчми агачка иңдерү зур тырышлык, осталык сорый. Аның кайсы гына эшен алма, тирән мәгънә салынган. Аларның һәркайсы – кабатланмас сәнгать әсәре.
Төрле зурлыктагы өч капчык алдында калган кеше, кайсын алыйм икән, дип уйлана. “Вакыт” эшендә исә өлкән агай арба тартып уйнаучы балага карап, кая калды микән балачагым, дип уфтана. Ә бер эше (“Мәңгелек двигатель”) тагын да тирән мәгънәгә ия. Кеше туа, яши, бакыйлыкка күчә. Тәгәрмәч әнә шулай әйләнә дә әйләнә, әйләнә дә әйләнә: кемнәрдер килә, кемнәрдер китә...
Тукай елы буларак, аның иҗатына да киң мәйдан биргән автор. Гаярь Шүрәле куркып калган, ул уйда. Милли бәйрәмнәрне дә чагылдырырга тырыша оста. Аркасына тәкә салган Сабантуй батыры басып тора. Аның йөзендәге шатлыкны әйтеп бетергесез. Дини темага кагылган эшләре дә уйландыра аның. Әнә бер сын Аллаһка һәрвакыт мактау сүзләре әйтергә, аңа чарасыз калгач кына мөрәҗәгать итмәскә дигәнне аңлата. “Үзеңне табу” эше аеруча сокландыра. Бәхетне саклау кирәклеген иҗаты аша аңлатырга тырыша Равил. Егет белән кыз зур тәгәрмәч өстендә утыра. Тәгәрмәч аз гына селкенсә, тигезлек югалачак, алар аннан егылып төшәчәк. Әлеге эшне караганда, “Аерылмагыз, каерылмагыз, булса да сәбәпләре” дигән җырны көйлисе килә. Нарасыйның яралуын, аның дөньяга килергә ашыгыуын автор үзенчә күрсәтергә тырыша. Сабые тууын көткән көмәнле ханымны ул алиһә, матур итеп күрсәткән. Кыскасы, авторның һәр эшендә уйландырырлык мәгънә ята.
Равил кечкенәдән иҗатка тартыла, рәсем ясый, музыка белән шөгыльләнә. Агачны юнып ясау осталыгы күбрәк була, күрәсең. Ныклап әлеге шөгыльгә кереп китә. Ул аны Аллаһтан килгән сәләт, ди. Башына фикер тууны да аның каяндыр иңүе белән аңлата. Кем белә, бәлки, шуңа кабатланмас сәнгать әсәрләре туадыр...
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз