Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
“Ачык хат көне”
2011 елның 23 ноябре, чәршәмбе
Чираттагы «Ачык хат көне» узган җомгада «Энергетик» Мәдәният сараенда шәһәр үзәгендә яшәүчеләр белән үткәрелде. Биредә теләгән һәркем үзен борчыган сорауларны төрле бүлек белгечләренә, җитәкчеләргә, хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләренә шәхсән бирә алды. Киләчәктә үзләре яшәгән микрорайонны ничек күрергә теләүләре турында күзгә-күз карап фикер уртаклашты.
Җыелышны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Анда башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Сәлахетдинов, район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов катнашты. Район башлыгы чыгышында агымдагы елда башкарылган эшләргә тукталды. Ул социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрендә уңай динамика саклануын искәртте. Соңгы елларда районда эшсезләр санының 3 мәртәбә кимүе куанычлы. Җитештерелгән продукция күләме 15 миллиард 905 миллион сум тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада 6нчы урында. Бу, әлбәттә, эре предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләве белән бәйле. Мәсәлән, ГРЭС җитештерү күләмен 1,1 тапкырга, "КАМАЗавтотехника" ҖЧШ - 127, "ТатЭК" ЯАҖ -130, тимер-бетон эшләнмәләр заводы - 105,7, кирпеч заводы - 109, "ТЕХНО" 111 процентка арттырган.
2010 елның җәе коры килүгә карамастан, авыл хуҗалыгында терлекләрнең баш санын саклап калуга ирешелгән. Быел республикада гамәлгә кергән гаилә фермалары төзү программасы кысаларында 18 гаилә фермасы эшли башлаган. Ел ахырына алар санын 26га җиткерү планлаштырыла.
Шулай ук торак төзелеше буенча да шактый эш башкарылды. "Тузган торак" программасы кысаларында Иске Зәй һәм Мирныйда ике йорт файдалануга тапшырылды. Әле дә Иске Зәйдә һәм Урсай, Бохарай авылларында күпфатирлы йортлар төзү бара. Социаль ипотека программасы буенча Яңа шәһәрнең Жуков урамында 7 "а" йортын төзү башланды. 65 фатирлы бу йорт 2012 елга әзер булыр дип планлаштырыла.
Юллар төзү, төзекләндерү эше дә җитди куелды. Социаль объектлар - тимер-юл вокзалы, музыка мәктәбе, социаль тернәкләндерү үзәге, үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү һәм балалар бүлекләре төзекләндерелде. Авылларда соңгы ике елда 60 километрлап су челтәрләре яңартылды. Балалар бакчаларында күп эш эшләнде. Болар барысы да спонсорлар хисабына башкарылды.
Бу көннәрдә Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиев ярдәме белән белем йортларына чаңгылар кайтартылды. Шулай ук спонсорлар ярдәме белән балалар бакчалары йомшак инвентарьлар, урын-җир белән тәэмин ителә. Республика Президенты фәрманы белән 10 миллион сумга бакчаларга җиһазлар (шкаф, өстәл, урындык, кровать һ.б.) кайтарылачак.
- Алга таба да менә шулай тотрыклы яшәү өчен безгә тиздән булачак сайлауларда актив катнашып, яхшылап уйлап тавыш бирергә кирәк, - диде Татьяна Воропаева, халыкка мөрәҗәгать итеп.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз