Кешене һөнәр бизи

2011 елның 18 ноябре, җомга
Мәгълүм булганча, политехник колледжда яшь эшчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе узды. Эшче һөнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу бәйге районда күркәм традициягә әйләнде.
- Быел без, эшче яшьләр белән беррәттән, студентларны да бәйгедә катнашырга җәлеп иттек. Чөнки бәйгегә әзерлек - үзе бер сынау. Егетләр анда сайлаган һөнәрләренең нечкәлекләренә тагын да ныграк төшенә. Бер үк вакытта бәйге тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булып тора, -диде яшьләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Павлова.
ГРЭС, "КАМАЗавтотехника", "Гидромонтаж" эшчеләре, политехник колледж студентлары арасыннан иң яхшылар башта урыннарда сайлап алынды һәм 12 егет бәйгенең финал өлешендә катнашу хокукына ия булды. Алар - һөнәрләре буенча токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы һәм слесарь ремонтчылар.
Бәйгене тантаналы төстә ачып җибәргән политехник колледж директоры урынбасары Фаяз Вәлиуллин конкурсантларга уңышлар теләде һәм киләчәктә үз һөнәрләренә тугры булып, хезмәтләреннән тәм табып эшләргә өндәде.
Егетләр бәйгенең беренче өлешендә үз һөнәрләре буенча теоретик биремнәрне үтәделәр, тест сорауларына язмача җавап бирделәр. Ә икенче өлеш, практикада үз-үзеңне күрсәтү белән бәйле булганлыктан, аеруча җанлы үтте. Колледж остаханәләренә таралып, алар махсус сызымнар нигезендә төрле әйберләр ясадылар. Мәсәлән, слесарьлар төркеме тигез өслекле ике детальне махсус беркеткечләр белән бер-берсенә ябыштырып кую эшен башкардылар. ГРЭСта җиденче елын эшләүче 28 яшьлек Альберт Галләмов бу биремне үтәргә алдан ук әзерләнүен әйтте. Гомумән, ГРЭСта даими төстә квалификация күтәреп тору мөмкинлеге булганлыктан, Альберт биремне чагыштырмача җиңел башкарды. Кулларының җитез, төгәл хәрәкәтләренә карап, аның тәҗрибә туплап өлгергән белгеч булуына инанасың.
Ә менә эретеп ябыштыручыларга чүп савыты сызымы таратылган иде. Алар бу биремне 1 сәгать тә 20 минут эчендә миллиметрына кадәр төгәллек белән башкарырга тиеш булдылар. Укытучы-оста Госман Сафиуллин аларның эш барышын гына түгел, эшкә тотынганчы әзерлекне ни дәрәҗәдә башкаруларын да күзәтте. Каушамыйча эш урынын әзерләве, сызым буенча кирәкле материалларны хәстәрләп эшкә тотынуы һәм куелган биремне вакытында үтәве белән иң зур баллны Владимир Глушков җыйды. Политехник колледжның III курс студенты Виктор Мещанов та җентекле эше белән аерылып торды. Ул практиканы "Трубострой" ширкәтендә үткән, нефтьүткәргеч торбаларны эретеп ябыштыруда сыналган егет. Шуңа күрә һөнәр бәйгесендә дә сынатмады.
Токарьлар исә бик төгәллек сораучы детальләр ясадылар. Бу һөнәр ияләреннән дә ювелир осталыгы таләп ителде.
Соңыннан теоретик һәм практик өлешләр буенча бәйге җиңүчеләре билгеләнде. Эретеп ябыштыручылар арасында I урынны "Гидромонтаж"дан Владимир Глушков алды. Токарьлардан - Виталий Майоров (ГРЭС), слесарь-ремонтчылардан Сергей Михайловка (политехник колледж) тиңнәр булмады. Тиздән алар район данын республика бәйгесендә яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International