Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Ныклы әзерлек белән
2011 елның 15 ноябре, сишәмбе
10 ноябрьдә ГРЭСка 2011-2012 еллар козге-кышкы чорына тулы әзерлеге турында паспорт бирелде. Аны тантаналы тостә «Генерацияләү компаниясе» ААҖ генераль директоры Илгизәр Гайфуллин тапшырды.
Һәр елдагыча быел да табигатьнең кырыс шартларына әзерлекне раслаучы бу мөһим документны алу предприятиедә зур вакыйга буларак билгеләнде. Бу, беренчедән, объекттагы җиһазларның тиешле таләпләргә җавап бирүен дәлилләсә, икенчедән, зур коллективның күп айлык эш нәтиҗәсенә бәя бирү дип кабул ителә. Станциянең кышка әзерлеген тикшерүче комиссия быел аеруча җентекле эшләде. Ил, дөнья күләмендә техниканың, төрле җиһазларның төзексезлеге нәтиҗәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр таләпләрне тагын да катгыйландырырга кирәклегенә ишарәли. Бу уңайдан, ГРЭС мөһим объектларның берсе булып тора. Шуңа күрә биредәге һәр җиһазның, вак детальләргә кадәр, ныклы игътибарда булырга тиешлеге хезмәткәрләргә кат-кат искәртелде. Көзге-кышкы чорга һәр елдагыча Зәй ГРЭ-Сының тулы әзерлек белән килүе югары бәяләнде.
- ГРЭС җәйге чорда "Генерацияләү компаниясе" филиаллары арасында иң зур эш йөкләмәсен тартып баруга карамастан, генерация җиһазлары, энергоблокларны вакытында төзекләндерү эшләрен үткәрә алды. 20 декабрьгә биредә планлы төзекләндерү эшләрен тулысынча төгәлләү күздә тотыла. Кышкы чор куячак катгый таләпләргә әзерләнү өстенә, биредә электр энергиясе сату базарында да саллы эш күзәтелә. Быел без Казан шәһәрендә электр энергиясенә кытлык булуны исәпкә алып, 2нче җылылык электр станциясендә җитештерү куәтен арттыру максатында реконструкцияләү эшен башладык. Аны 2014 елда төгәлләсәк, киләсе шундый зур күләмле реконструкция Зәй ГРЭСында планлашты-рыла. Шуңа күрә коллективтан зур перспективага йөз тотып эшләү таләп ителә, -диде Илгизәр Гайфуллин.
Станция директоры Әнвәр Хаҗиев хезмәткәрләрнең киләчәктә дә сынатмыйча, зур җаваплылык тоеп хезмәт куярга әзер булуын белдерде. Быел җылыту чорына әзерлек максатында станциядә 300 миллион сумлык капиталь төзекләндерү һәм шул ук күләмдә реконструкция эшләре башкарылуын, 9нчы энергоблокта эшнең төгәлләнеп килүен, кышкы кырыс шартларга электр энергиясе кулланучыларның тулы ышаныч белән керә алуын билгеләп үтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз