Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Көзге муллык - мәйданда
2011 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе
Көзге ярминкә - «Уңыш бәйрәме»н район халкы аеруча көтеп алды. 4 ноябрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы үзәкмәйданнан музыка агыла, халык ярминкә, бәйрәмгә ашыга. Һәркемнең күңеле күтәренке, кемнәрдер сумкалар белән азык-төлек, яшелчә алырга, кемнәрдер күңел ачарга, ә кемнәрдер бәйгеләрдә үзен сынарга дип килә бәйрәмгә.
Иртән-иртүк мәйдан гөрләп тора. Ит белән сату итүче "КамАЗ" машинасын халык урап алган. Ярминкәгә "Зәй" агрофирмасы - ике, Апачтан фермер Гомәр Галиуллин бер сыер суеп алып килеп, килограммын 170 сумнан сатты. Дуңгыз ите 150 сумнан сатылды. Корбан чалырга ниятләүчеләргә ярминкәдән корбанлык мал алу мөмкинлеге тудырылды. Югары Мәлемнән фермер Корбан Морзаһов сарыклар алып килде. Әллә каян эзләп йөрисе дә булмады дип, сөенә-сөенә, мал сайлады изге нияттә булучылар. Ярминкәдә каз-үрдәкләрнең дә ниндие генә юк иде. Тересе, суеп чистартылганы да бар. Фермерлар Анар Фәритҗанов, Радик Мөхәммәтҗанов ярминкәгә тере каз алып килделәр. Кош-корт асраучы фермер Рәфкать Хәбибуллинның бройлер тавыклары да бар иде. Халык тере кош-кортны да теләп алды. Эче-мае да үзеңә кала, үзең суйгач ите дә тәмле, ди Ислам Хәлиуллин, берьюлы берничә бройлер алып. Бройлерларны 250 сумнан сатты Рәфкать Хәбибуллин. Килеп алучылар өчен Имәнлебашта үрдәкләр дә бар, ди фермер. Бал белән сату итүчеләр дә күп булды. Сигезенче дистәне тутыручы һәвәскәр умартачы Павел Уразайкин халыкка 7-8 төрдә бал ризыклары тәкъдим итте. Югары Мәлемнән Венер Талиповның ап-ак балы авызда эри.
Нәрсә генә җитештерми, нәрсә генә үстерми авыл эшмәкәрләре. Сармашбаштан Әсгать Кашапов халыкны 40-50 сумнан үзе үстергән помидорлар сатып сөендерде. Яңа Спастан Владимир Игошин, Суык-Чишмәдән Фәнис Хәсәнов бер литрлы 21 сумнан - сөт, ярты килосы 30 сумнан эремчек сатты. Балык, тавык итләренең, кондитер эшләнмәләренең ниндиләре генә юк. Политехник колледж очсыз бәядән үзе җитештергән, үзе үстергән продукция белән сату итте. Иҗат йортында шөгыльләнүче балаларның кул эшләрен алучылар да булды. Сөт заводы да бу көнне сөт ризыкларын очсыз бәядән тәкъдим итте.
Шикәр заводының шикәр комын да очсыз бәядән халык күпләп алды. Яшелчә, җиләк-җимеш белән сату итүчеләр үзләре бер рәт булып тезелгән. Сатучылар арасында район фермерлары да бар. Югары Пәнәчедән Шакировлар үстергән кәбестәләр бик тиз сатылып бетте. Бу көнне килосы 6-8 сумнан бәрәңге, 4-5 сумнан кәбестә, 9-10 сумнан суган, 10 сумнан кызыл чөгендер алырга мөмкин иде. Кемнәрдер капчыклап, кемнәрдер килолап алды яшелчәне. Урман хуҗалыгы мунча себеркесе, шифалы үләннәр, җимешләр белән сөендерде халыкны.
Авыл җирлекләре тирмәләрендә дә халык мәш килә. Алар сатуга нәрсәләр генә алып килмәгән. Кул эшләренең теккәне, чиккәне, декоратив сәнгать әсәрләре, тозланган яшелчә, гөмбә кайнатмалары, каз-үрдәк ите, май дисеңме?! Милли киемнәрдән егет-кызлар, чуклы шәлләр ябынган апалар ризыклардан авыз итәргә чакыра. Район башлыгы Татьяна Воропаева һәр авыл җирлеге янына туктап, алар белән аралаша, ризыклардан авыз итә, халыкка кушылып җырлап-биеп ала. Гармунчылар әле рус, әле татар, әле чуаш халкының дәртле бию көйләрен сыздыра. Һәр авыл җирлеге узучы халыкны ризыклардан авыз итәргә, чәй эчәргә кыстый. Озак йөреп, туңган кешеләр пешкән коймак белән чәй эчә, җырлап-биеп ала. Җыр-бию, уен-көлке тантана итә мәйданда. Ярминкәдә азык-төлек юнәткән халык күңел ачарга да җай таба.
- Ярминкәдән-ярминкәгә ит алам шулай, бу юлы ит җитмәде, чират озын булды, киләсе ярминкәгә иртәрәк чыгарга булыр, -ди Нәҗип ага Вилданов.
Мәйдан гөрли. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Тукай елы буларак халыкка бу көнне аның әкиятләре буенча курчаклар белән "Безнең дуслар барысы да" дип исемләнгән тамаша күрсәтте. Әлеге тамашаны һәм үзешчәннәр чыгышларын карарга олысы-кечесе җыелды. Район башлыгы ярминкә барышы белән танышып чыккач, сәхнәгә күтәрелеп, Халыклар бердәмлеге, Татарстан Конституциясе көннәре, Корбан бәйрәме белән котлады, тынычлык, саулык-сәламәтлек, муллык теләде.
Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре халыкны сәламләп, башкару осталыкларын күрсәтте: кемнәрдер җырлады, биеде, ә кемнәрдер әкиятләр сәхнәләштерде. Аннан китте такмаклар бәйгесе. Конкурста Аксар, Кадер, Урсай, Ал. Бистәсе һ.б. авыл җирлекләре, Канаш авылы үзешчәннәре, "Русская душа" рус фольклор коллективы Зәй, дуслык-татулык турында такмаклар җырлады. Биредә спорт уеннары, ярышлар да оештырылды.
Күпмилләтле Зәйдә халык эшли дә, ял да итә белә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз