Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Чын кеше тәрбияләү кече яшьтән башлана
2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе
«Кеше тәрбияләү» республика бәйгесенең «Ел сыйныф җитәкчесе» муниципаль этабына йомгак ясалды. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 24 сыйныф җитәкчесе катнашты. Мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри бәйгегә нәтиҗә ясап, балалар иҗат йортында тантаналы шартларда һәр катнашучыга мәгариф идарәсе Дипломнары, махсус бүләкләр тапшырды.
Киләчәк өчен чын кеше тәрбияләү кече яшьтән башлана. Шуңа күрә быелгы бәйгегә башлангыч сыйныф укытучыларын киң җәлеп итүгә игътибар бирелде. Ә гомумән алганда, сыйныф җитәкчесе балага төп йогынты ясаучыларның берсе булып тора. Чөнки бала мәктәптә дәресләрдән тыш вакытын алар белән үткәрә. Шул сәбәпле, аларның үз укучылары белән сыйныфтан тыш сәгатьләрне ни дәрәҗәдә оештырулары мөһим роль уйный.
-Быел сыйныф сәгатьләрендә төп темалар итеп патриотик тәрбия, шәхес формалаштыру, толерантлык, милли гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә ихтирам, хокук белемнәре, экология алынды. Без тәрбия эшендә укытучыларыбызның киң колачлы эш башкаруына тагын бер кат инандык. Һәм сыйныф җитәкчеләренә бу эшләрне туплап аерым темалар буенча үз программаларын якларга тәкъдим иттек, - ди мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Галимова.
Сыйныф җитәкчеләре, практик эше белән беррәттән, үзләрен дә күрсәтә белде. Нәтиҗәдә III урынны ике укытучы бүлеште. Алар - Аксар мәктәбенең
7нче сыйныфлар җитәкчесе Зөлфия Нуруллина һәм 7 н ч е мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Пачковская. II урында Югары Мәлем урта гомумбелем бирүмәктәбеннән Гүзәлия Батькова һәм 4нче мәктәптән Ольга Дәүләтшина. Алар икесе дә башлангыч сыйныфларда укыталар. Ольга жюри игътибарын балалар хокуклары конвенциясен кече яшьтәгеләргә үтемле һәм кызыклы итеп аңлата белүе белән җәлеп итсә, Гүзәлия татар халкының борынгы бәйрәмнәреннән берсе - "Сөмбелә"дә II-III сыйныф укучыларын ярыштырып яулады. Биредә балалар көз темасына табышмаклар чиште, яфраклардан аппликация ясап, кул эшләрендә осталыкларын күрсәтте, Сөмбелә кәрҗиненнән сүзләр җыйды. Ә сыйныф җитәкчеләренең район этабы җиңүчесе дип 5нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Әхмәтова танылды. 20 еллык педагогик хезмәт стажына ия Гүзәл башлангычлар өчен "Урман академиясе" программасы әзерләп, шуның нигезендә тәрбия сәгатьләре алып бара. Әлеге программа белән ул июнь аенда экология буенча үткәрелгән республика бәйгесендә I урын алды. Укучылары белән нәтиҗәле эшләве күз алдында. Ул җитәкләгән IV сыйныфтан Анастасия Мордовина "Татарстан урманнарын саклыйбыз" темасына видеоролик әзерләп, республика күләмендә III урын яулады. Район бәйгесендә "Үз сәламәтлегеңне саклауга ничек ярдәм итәргә?" дип исемләнгән сыйныф сәгатендә дә балалар активлыклары, укытучылары белән бергәләп экологияне саклау проблемасын күтәрүләре белән аерылып тордылар.
Гүзәл Әхмәтова ноябрь урталарында үтәчәк республика бәйгесендә район данын яклаячак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз