Ярышлар нәтиҗәле үтте

2011 елның 19 октябре, чәршәмбе
Узган атнада ГРЭС территориясендә "Генерацияләү компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте филиаллары командалары арасында гражданнар оборонасы буенча ярышлар үтте. Анда катнашучыларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов, "Генерацияләү компаниясе" генераль директоры урынбасары Руслан Гыйззәтул-лин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Сә-лахетдиновлар сәламләде.
Соңгы елларда дөнья, ил күләмендә төрле гадәттән тыш хәлләр булып тора. Шуңа күрә, беренче чиратта, мөһим объектларда эшләүчеләрнең һәртөрле көтелмәгән хәлләргә югары дәрәҗәдә әзерлеге сорала. Әлеге ярышлар гадәттән тыш хәлләр килеп туганда халыкны һәм территорияне бәла-казалардан саклауга әзерлекне тикшерү, теоре-тик-гамәли белемнәрне ныгыту, рухи-психологик ныклык формалаштыру, кимчелекләрне ачыклау, тәҗрибә уртаклашуны күздә тотып оештырылды. Анда Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы, Яр Чаллы, Алабуга, Казан шәһәрләренең җылылык электр станцияләре командалары катнашты. Ярышлар 4 уку ноктасына бүлеп үткәрелде. Командалар противогазлар, агуланудан саклану формалары киюдә, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә, элемтә урнаштыру өчен билгеле бер арага кабель сузуда, урынның радиация һәм химик зарарлану дәрәҗәсен билгеләүдә көч сынашты. ГРЭС егет-кызлары һәртөрле хәлләр туа калса, тиз һәм дөрес эш итәргә әзер булуларын дәлилләде.
Түбән Кама гидроэлектростанциясе командасы да яхшы әзерлекле булуын күрсәтте. Директор урынбасары Ленар Зарипов, мондый укуларның мөһимлеген ассызыклап:
- Энергетика системасында гадәттән тыш хәлләргә әзерлек даими төстә алып барыла. Шулай да, аны менә шундый ярышлар белән сынап карау кирәк. Чөнки бер предприятие икенче предприятиенең эш алымнарына күз салырга, тәҗрибә уртаклашырга тиеш. Әлбәттә, безгә, киләчәктә бу белемнәребезне гадәттән тыш хәлләрдә сынарга туры килмәсен иде, - диде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы, Яр Чаллы җылылык электр станциясе командалары аеруча югары әзерлекле булуларын күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International