Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Егетләрне хәрби хезмәт көтә
2011 елның 19 октябре, чәршәмбе
14 октябрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда хәрби хезмәткә чакырылучылар җыелды. Армия яшенә җиткән егетләр, аларның әти-әниләре, Бөек Ватан сугышы һәм кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ветераннар егет кеше тормышында армия хезмәте, аның проблемалары турында сөйләште.
Быел көзге чакырылышта районнан 150гә якын егет Россия хәрби кораллы көчләре сафын тулыландырачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Рөстәм Сәлахетдинов егетләрне Ватан алдындагы изге бурычны йөзгә кызыллык китермәслек итеп үтәргә чакырды. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов үз чыгышында зәйлеләрнең үрнәк булырга тиешлегенә басым ясады.
-Бездә хәрби хезмәткә әзерлеккә яшьтән үк зур игътибар бирелә. Хәзер армиягә китүчеләр арасында нинди дә булса һөнәр үзләштермәгән егетләр юк дәрәҗәсендә. Чөнки дәүләт белемле хәрбиләрдән торган армия булдыруны таләп итә. Үзегезгә йөкләнгән бурычны аңлап, яхшы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Ә әти-әниләрдән, кызлардан түземлелек, солдатларын яхшы хәбәрләр белән рухландырып тору сорала, - диде ул.
Тантаналы чарага кунак итеп чакырылган мөхтәрәм кешеләр арасында гомеренең 38 елын хәрби хезмәткә багышлаган, Бөек Ватан сугышы михнәтләрен үз җилкәсендә татыган Александр Мурзин да бар иде. Ул егетләргә хәер-фатиха биреп, хәрби хезмәт үтүнең горурлык булуы, армиянең чын ир-егет тәрбияләү урыны булуын ассызыклады . Ә хәзерге вакытта Свердловск өлкәсе Елань шәһәрендә хәрби укулар үтүче Марат Нуруллинның әнисе Роза ханым әти-әниләр белән даими хәбәрләшеп торырга киңәш итте. Булачак солдат Айрат Низамов солдатка китүче барлык егетләр исеменнән намуслы хезмәт итәргә сүз бирде. "Энергетик" Мәдәният сарае иҗат төркемнәре матур концерт әзерләгән иде. Экранда хәрбиләр тормышыннан сюжет күрсәтелде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге хәрби хезмәткә чакырылучыларга аерым бүләк ясады. Ул - Башкортстан-ның "Яшел берет" ансамбле чыгышы иде.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз