Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Биредә шикәр кайнаталар
2011 елның 7 октябре, җомга
«Зәй шикәре» акционерлык җәмгыяте быелгы шикәр кайнату сезонына яхшы әзерлек белән керде. Узган ел биредә инвестиция программасы буенча яңа технологияләр кертелде, вакуумлы җиһазлар модернизацияләнде. Болар,билгеле, уңай нәтиҗә бирә.
Заводта 405 кеше хезмәт куя, шикәр кайнату сезонына вакытлыча эшкә 200дән артык кеше алынган. Октябрь - шикәр кайнатучылар өчен иң продуктив ай. Завод бүген тулы куәткә эшли. Сезон башланганнан алып 6 октябрьгә кадәр 195 мең тонна чимал кабул итеп, шуның 151 мең тоннасы эшкәртелгән. Заводны чимал белән "Зәй шикәре", "Восток", "Зәй" агрофирмалары, "Нива" ҖЧШ, Сарман, Тукай районнары агрофирмалары тәэмин итә. Кыскасы, түбәләмә чөгендер төялгән машиналар заводка һәр тарафтан килеп кенә тора.
Сезон башында чөгендернең пычраклылыгы 10,4 процент иде. Көннәрнең яңгырлы булуы бу күрсәткечне үзгәртте (ул бүген 11,2 процент). Коры көннәрдә басулардан кагат кырына 8-9 мең тонна чимал китерелсә, яңгырлы көннәрдә 5-6 меңгә кала.
- Уңыш мул быел, һава торышы яхшы булса, сезонга 650-670 мең тонна чөгендер эшкәртергә планлаштырабыз, - ди җитештерү буенча генераль директор урынбасары Валерий Уразайкин.
Сезон тәмамлангач, предприятиедә инвестиция программасы буенча калган вакуумлы җиһазлар алыштырылачак, продуктлар цехында кристаллизатор куелачак.
Предприятие өч ел инде гранулалы чөгендер түбе әзерли. Биредә сезонга 20 мең тонна чөгендер түбе җитештерергә ниятлиләр. Бүгенге көндә 4 мең 800 тонна әлеге төр продукция җитештерелгән. Завод кибетеннән бу продукцияне кулай бәягә күпме телисең, шулкадәр алырга була. Озак саклана торган әлеге туклыклы терлек азыгына сорау зур. Сезон тәмамлангач, чөгендер түбе киптерү цехында тагын бер гранулятор куярга ниятлиләр. Бу эш инвестиция программасы буенча башкарылачак.
Предприятиедә хезмәтне саклау, эш шартларын яхшыртуга игътибар зур. Барлык эш процессы автоматлаштырылган: һәр җирдә чисталык, тәртип. Чимал шикәр комы булып чыкканчы шактый юл үтә. Иң беренче чөгендер юыла. Автомат юу-чистартуны Әлфия Әхмәтова контрольдә тота. Юылган чимал тураклана, сөзелә, сыгыла, киптерелә. Иң соңгы процесс төргәкләү цехында башкарыла. Биредә дә эш автоматлаштырыл-ган. Һәр сменада 8 кеше эшли. Бригадир Ольга Карпова үз сменасында хезмәт куючы кызлар эшеннән канәгать. Елдан-ел эш шартлары яхшыра, ди ул, куанып. Ак капчыклар автомат юл белән складларга күчерелә.
Кыскасы, кара җирнең ак шикәре әнә шулай хасиятләп җитештерелә.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз