Район башлыгы Татьяна Воропаева ике атна элек эшмәкәрләргә балаларбакчаларының кухня кирәк-яракларын яңарту максатында хәйрия акциясендә катнашу тәкъдиме белән чыккан иде. Аны шәһәр эшмәкәрләре тиз арада күтәреп алып, кайсы бакчага нәрсә кирәк булуын белешеп, акциядә үз өлешләрен керттеләр.
-Соңгы елларда без мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең яңара баруына сөенәбез. Безнең "Тату гаилә"дә 24 физик мөмкинлеге чикләнгән бала һәм начар күрүче, авыр сөйләшүчеләр төркемнәре бар. Алар белән эшләү өчен уңайлыклар булу бик мөһим. Безнең бакчага 4 ел дәвамында "Рыболов" ширкәте директоры Александр Никулин ярдәм итеп тора, без аңа бик рәхмәтле, - диде ул.
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!