Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Тәмле дә соң казылык!
2011 елның 21 сентябре, чәршәмбе
Районда тукланупродукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләрне пропагандалау, кулланучыларга үзебездә җитештерелгәннең күпкә сыйфатлырак булуын дәлилләү максатында, махсус көннәр уздыру матур традициягә әйләнеп килә.
Җәен зәйлеләр сөт, ипи заводлары бәйрәмнәрендә катнашып, яңа төр продукцияләр белән таныштылар, ә узган якшәмбедә «Энергетик» Мәдәният сарае каршында үткән чираттагы шундый чараны Гүлкин ит эшкәртү цехы оештырды.
Тәме, бәясе, сыйфаты буенча республика кулланучы-ларының игътибарын яулап алган Гүлкин ит эшкәртү цехы - аягында нык басып торучы предприятие. Бу коллективның югары эш нәтиҗәсе турында сөйли. Чөнки кешенең төп туклану продуктларының берсе булган ит ризыкларын һәр милли-продукциянең күңелләренә аеруча хуш килүен билгеләп куйдылар. Мәсәлән, Раилә Фәтхуллина 10 елдан артык Гүлкин продукциясенә өстенлек бирүен әйтте. Сыйфатлы һәм үзебездә җитештерелгән иттән әзерләнгән булуы өчен яратып кулланам, ди ул.
Әйе, Гүлкин ит эшкәртү цехы инде менә 12 елдан артык район һәм республика халкын төрле ит ризыклары белән тәэмин итә. Башта - грамм төгәллек белән әзерләү, аларны тиешле температурада саклау сорала.
-Безнең өчен иң мөһиме -җитештергән продукцияне кулланучыларның яратып сатып алуы. Шуңа күрә төп игътибарны сыйфатка юнәлтәбез. Дәүләт стандартларына туры килгән ит ризыклары әзерләүгә йөз тотабыз, ассортиментны киңәйтәбез. Бүгенге бәйрәмдә дә без сезгә предприятиедә соңгы вакытта җитештерелә башлаган яңа төрдәге ит ризыкларын тәкъдим итәбез, -диде цех директоры Ринат Мөхәммәтҗанов, бәйрәмне ачып һәм мәйданга җыелган халыкны махсус әзерләнгән өстәлләр янына ит ризыкларын кабып карарга чакырды.
Әле бер, әле икенче төр ит ризыкларын татып караучылар үзләре өчен кайсы төргы елларда тәүлегенә 20 кг ит эшкәрткән предприятие, хәзер инде 1500 тоннадан артык продукция чыгарырга сәләтле. 5-6 төрдәге казылык әзерләүдән башланган эш, камилләшеп, яңа технологияләрне үзләштерә барып үсте, киңәйде. Хәзер биредә 72 төрдә ит ризыклары һәм 20ләп төрдә ярым-фабрикатлар әзерләнә. Алар Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Лениногорск, Казан шәһәрләренә, республиканың күп кенә районнары сәүдә нокталарына озатыла. 100дән артык сәүдә оешмасы белән тыгыз элемтәдә эшләүче коллективка үз продукциясе өчен кызарырга туры килми. Беренчедән, яхшы сыйфатлы азыкка кулланучы тарафыннан сорау зур, икенчедән, бәяләр башка җитештерүченекенә караганда 20-35 сумга очсызрак. Моны Гүлкин ит эшкәртү цехы ризыкларын даими кулланучы райондашлар яхшы белә. Чөнки предприятиенең үз сәүдә ноктасы инде 2000 елдан шәһәрнең үзәк базарында эшли. Шулай ук "Мясной мир" кибетенә дә ит ризыклары кирәк булганда еш килә кешеләр. Быел исә шәһәр үзәгендәге "Радуга" кибетендә предприятиенең тагын бер сәүдә ноктасы барлыкка килде. Болар барысы да җитештерүчәнлек-нең үсә баруы, коллективның киләчәккә ныклы адымнар белән атлавы турында сөйли.
Гүлкин ит эшкәртү цехы төрле бәйге, конкурсларда катнашып та Татарстан җитештерүчеләре арасында үз урынын булдырды. Соңгы елларда предприятиедә әзерләнгән берничә төр казылык республиканың иң яхшы товарлары рәтендә. Ә узган ел исә "Оригиналь" рулеты I дәрәҗә дипломга лаек булып, лауреат исемен алды. Район җитәкчелеге үз төбәгебездә уңышлы эшләп килүче предприятиегә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.
-Без үзебезнең район җирлегендә сыйфатлы азык әзерләү буенча республиканың эре предприятиеләре белән ярыша алырлык җитештерүчеләребез булу белән горурланабыз. Киләчәктә коллективның тагын да яңа эш алымнары үзләштереп, ассортиментны киңәйтә барып, Россия күләмендә танылуын, уңышлы эшләвен телибез. Халык соравын күз уңында тотып эшләүче коллективка зур рәхмәт белдерәбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова һәм Зифа Хисамова, Гөлчәчәк Таҗие-вага - район башлыгы Мактау грамотасы, Валентина Батаевага башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатын тапшырды.
Күңелле бәйрәм чарасын Түбән Новгород шәһәреннән предприятиенең кураторы булган Евгений Поченский фокус номерлары белән дәвам итте. Уеннарда актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Ә соңыннан Казан шәһәренең "Листья травы" рок төркеме концерт программасы тәкъдим итте.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Зәйдә Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр
Бүген Зәй үзәк район хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган тантаналы чара узды.
Зәйдә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Бүген хакимиятнең зур залында гадәттән тыш хәлләр һәм һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең «2026 елның җәйге чорында Зәй муниципаль районының су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында» утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе - комиссия рәисе Эмиль Эдуард улы Галиев алып барды.
Зәй волонтерлары һәм ТР Экология министрлыгы уртак экологик акция үткәрделәр
19 майда "Игелекле Зәй" волонтерлар командасы үзәге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә масштаблы экологик десант үткәрде!
«Макулатура тапшырыгыз, агачларны коткарыгыз!»
“Салават күпере” балалар бакчасында «Макулатура тапшырыгыз — агачларны коткарыгыз!» дигән акция үтте. Барлык яшь төркемендәге тәрбияләнүчеләр әти – әниләре белән акциягә кушылдылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз