ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь 2018 ел.
шимбә

Бүген яңа шәһәрнең урман массивында яктыртылган трассада чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар узды. Ярышларда чаңгы спорты ветераннары, Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, шәһәр мәктәпләре һәм татар гимназиясе, Зәй политехника көллияте, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм авыл җирлекләре командалары катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Үзенең чыгышында ул чаңгы спортының файдасы турында сөйләде: «Әйләнә-тирәдәге кышкы ландшафттан ләззәт алу үзе үк сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, иммунитет ныгый бара, йөрәк яхшырак эшли башлый, мускуллар ныгый, артык авырлык китә», - диде ул һәм барлык катнашучыларга яхшы кәеф, чаңгы юлында уңышлар теләде. Җиңүчеләр һәм призерлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Әлеге чара Мәдәният идарәсе, Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре идарәсе һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә оештырылды.

14 декабрь көнне Зәй туган якны өйрәнү музеенда Чечен республикасында хәрби конфликт башлануга багышланган «Чечен эзе» дип исемләнгән тематик чара узды.

14
декабрь 2018 ел.
җомга
19 нчы декабрьдә 16.00 сәгатьтә хакимиятнең кече залында (Зәй шәһәре, Крупской урамы, 6 нчы йорт адресы буенча) «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты буенча ачык тыңлаулар булачак.

Бүген хакимияттә С. А. Хватков рәислегендә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча, иҗтимагый совет утырышы узды. Утырыш эшендә муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. 2018 елда бәйсез бәяләүдә 47 белем бирү оешмасы-10 төп мәктәп, 12 урта мәктәп, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе, 23 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Иң күп балларны Сарсаз-Багряж, Бохарай, 2,4,7,6 нчы мәктәпләр, Түбән- Биш мәктәбе, Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, балалар сәнгать мәктәбе һәм мәктәпкәчә учреждениеләр: «Аленка», «Уймак кыз», «Бөртек», «Энҗе», «Кояшкай» алды. Зәй муниципаль районында, мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү, районның алты мәдәният учреждениесе буенча үткәрелде. Район мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениеләренең баллар саны буенча оешма рейтингы түбәндәгечә төзелгән: "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесе, “Зәй балалар музыка мәктәбе", "Энергетик" мәдәният йорты”, "Зәй туган якны өйрәнү музее” муниципаль бюджет учреждениясе, кино бюджет учреждениесе, район мәдәният йорты муниципаль бюджет учреждениясе.

«PROFF-навигатор» һөнәри юнәлеш проекты кысаларында, мәшгульлек үзәге 8 нче сыйныф укучылары өчен, Зәй шәһәре предприятиеләренә экскурсияләр циклын төгәлләде. 6 предприятиегә барлыгы 24 экскурсия оештырылды: “Татэнерго” АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы, “Зәй икмәге” ҖЧШ, “ТатЭК” ҖЧШ, “Зәй крекеры” “Кондитер фабрикасы” ҖЧШ, “Аккурайд Уилз Руссиа”, “Нива” ҖЧШендә 428 укучы экскурсиядә булды. Экскурсияләр укучылар арасында эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрү максатыннан оештырылды. Предприятиеләргә экскурсия оештырылганнан соң укучылар мәшгульлек үзәгендә булып, профконсультант Эльвира Степанова алар белән булачак профессияләрен билгеләү буенча тестлаштыру уздырды. Моннан тыш, укучыларга хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында мәгълүмат бирелде. Очрашу ахырында киләчәктә ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр турында фильм күрсәтелде.

13
декабрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй-2 яшьләр үзәгендә муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы А.Н.Фәсхетдинов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Э.Г.Хуҗина, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Л.Г.Федотова чыгыш ясады. Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышына аның рәисе Р.Г.Кәримов нәтиҗә ясады.
Бүген Зәй-2 яшьләр үзәгендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. 2018 елда территориядә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары, "Үлем белән кайда сату итәләр?”, шул турыда хәбәр ит акциясен үткәрү нәтиҗәләре турында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы А. Н. Фәсхетдинов җиткерде. Мәгариф оешмаларында наркоманияне профилактикалау эшен оештыру турында мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге башлыгы М.К.Вәлиәхмәтова сөйләде. Наркология кабинеты эшенә психиатр-нарколог, табиб И. Ф. Сәлихов анализ ясады. Зәй муниципаль районында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең 2019 елга эш планы белән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Л. Г. Федотова таныштырды. Утырышка наркотикларга каршы көрәш комиссия рәисе Р.Г.Кәримов йомгак ясады.

Бүген "Нива" ҖЧҖ  сөт-товарчылык комплексында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында терлекчелек тармагы эшен карау буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук «Агрокөчләр» акционерлык җәмгыятенең терлекчелек бүлеге башлыгы урынбасары Л.Ө.Сыйтдиков, Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы Ф. Г. Исламов, бүлекчә һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, агрофирма директорлары һәм белгечләре катнашты. Район башлыгы үзенең терлекчеләр алдында ясаган чыгышында, игенчеләрнең эш башкару тәртибен үрнәк мисал итеп китерде, аларның чәчү, урып-җыю кебек аеруча җаваплы эшләрне, билгеләнгән вакыт кысаларына сыешып аерым план буенча башкаруларын ассызыклады һәм нәтиҗәләренең дә уңай булуын билгеләп үтте. Киңәшмәдә катнашучылар терлекчелекнең ноябрь ае буенча һәм 2018 елның 11 аенда җитештерелгән күрсәткечләре турында фикер алыштылар һәм 2019 елга яңа бурычлар билгеләделәр. Агрофирма бүлекчәләрендә малларны тукландыру тиешле нормаларга туры килүе турында да билгеләп үтелде. Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Р. Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләренә алдагы көннәрдә башкарылачак эшләргә йөкләмә бирде.

12 декабрь көнне "Безнең вакыт" клубы кысаларында, "Энергетик" мәдәният сараенда " Син Россияне беләсеңме?» дип аталган викторина үтте. Чараның максаты - үз хокукларын һәм бурычларынны өйрәнүгә кызыксыну уяту, үз ил законнарына һәм дәүләт символикасына ихтирам тәрбияләү, «Закон, тәртип, хокук»төшенчәләрен формалаштыру. Викторина уен формасында үткәрелде. Чара барышында балаларга Россия Федерациясенең төп норматив хокукый акты, аны булдыру тарихы турында сөйләделәр. Алынган мәгълүматларын ныгыту өчен балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында "РФ Конституциясе"дигән социаль ролик күрсәтелде.

Россия Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрү кысаларында, “Космос” кинотеатрында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләренә багышланган « ХХІ гасыр - азатлык һәм җаваплылык » кино дәресе үткәрелде. Анда 3 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында балалар илебезнең төп законы- Конституция белән тулысынча таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования