Татар гимназиясендә әдәби сәгать узды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйренең әсәрләрен кызыксынып укый һәм хәтта аларны яттан белә. Кыска гомер кичергәннән соң, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора. Тукай әсәрләре балаларга туган телгә, туган якка, игелеккә мәхәббәт өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.

24 апрельдә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 8 сыйныф укучылары өчен, Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган "Шагыйр рухы безнең күңелләрде" әдәби сәгате узды. Чара барышында китапханәчеләр шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыдылар. Укучылар викторина сорауларына шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, рольләр буенча шигырьләр укыдылар, Г.Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар. Чара ахырында балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын матур итеп башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International