Рәсми мәгълүмат

·         
Татарстан Республикасы юридик затлары һәм шәхси эшмәкәрләр игътибарына!
Роскомнадзор “Персональ мәгълүмат турында» 152нче Федераль Законның (27.07.2006 ел) 2011 елның 1 июленнән үзенең тулы көченә керүен хәбәр итә.
Татарстан Республикасы буенча Роскомнадзор идарәсе исегезгә төшерә: физик затларның персональ мәгълүматын эшкәртүне башкаручылар (персонал мәгълүмат субъектлары) физик затның (эшләүчеләр, пациентлар, абонентлар, клиентлар һ.б.) персонал мәгълүматын эшләү турында хәбәрне Роскомнадзорга - персонал мәгълүмат субъектларын яклау вәкаләтле органына (Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге адрес буенча: 420138, Казан шәһәре, Гарифьянов урамы, 28 “а” йорты; а/я 125) җибәрергә бурычлы.
Реестрда теркәлгән операторлар “Персональ мәгълүмат турында” 22нче Федераль Законның 3нче маддәсе 10 һәм 11нче бүлекләре, 5,7.1 пунктларында күрсәтелгән мәгълүматны исәпкә алып, яңартылган мәгълүматны Роскомнадзорга җибәрергә тиеш (5нче пунктта – персонал мәгълүматны эшкәртүдә хокукый нигезләмә; 7.1. пунктында – персональ мәгълүматны эшкәртүне оештыруга җаваплы физик затның исеме, әтисенең исеме, фамилиясе яки юридик затның исеме, контакт өчен телефон номерлары, почта адреслары һәм электрон почта адресы; 10нчы пунктта – персональ мәгълүматны эшкәртү процессында трансчик тапшыруның булуы яки булмавы турында мәгълүмат; 11нче пунктта – Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән персональ мәгълүматны яклау таләпләренә туры китереп персональ мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмат).
Персональ мәгълүмат субъектларының (конфиденциаль мәгълүмат) хокукларын яклау буенча сораулар булганда, тулырак мәгълүматны Роскомнадзорның интернет-сайтында (http://rsoc.ru; http://16.rsoc.ru) һәм персональ мәгълүмат порталында (http://pd.rsoc.ru) һәм Россия ФСТЭК (www.fstec.ru), Россия ФСБ (www.fsb.ru) интернет сайтында алырга мөмкин.
Белешмәләр алу, персональ мәгълүмат операторлары белән проектларны чагыштыру өчен Роскомнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе электрон адресы – onopd@95nrt.ru; телефон/факс: (843) 228-59-06, 228-72-90.
Реестрда (http//rsoc.ru/personal-data/register) теркәлмәгән, әмма персональ мәгълүмат эшкәртүче операторларга карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 13.11 һәм 19.7 маддәләренә каралган административ җаваплылыкка тарту чаралары кулланыла.

Район башлыгы ачык линиясе.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International