Якты Күл мәктәбе укучылары туган авыллары чишмәләрен төзекләндерделәр

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Якты Күл авылы мәктәбе укучылары чишмәләрне төзекләндерү акциясендә катнаштылар. Әлеге акциянең максаты укучыларның игътибарын авыл территориясендә чишмәләрне өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, чишмәләрне төзекләндерү буенча кызыксынуны активлаштыру, экологик культура, табигатьне саклау эшчәнлегенең гамәли күнекмәләрен формалаштыру иде. 3,6 нчы сыйныф укучылары Сөнгатуллина К.Ш. һәм Хөсәенова Л.Р. белән бергә, инструментлар алып, чишмә территориясенә юнәлделәр. Балалар тирә - юньдәге үләнне чаптылар, чүп-чардан, иске коры куаклардан чистарттылар һәм җиләк куаклары утырттылар.  Уртак тырышлык белән чишмә территориясе тәртипкә китерелде. Мондый экологик чаралар табигатькә ничек ярдәм итәргә кирәклеген ачык күрсәтә, бары тик үз артыңнан чүп-чарны җыеп, гомүми  чисталыкны һәм тәртипне сакларга гына кирәк. Укучыларны экологик проблемаларны хәл итүгә, атап әйткәндә, киләчәк буын өчен уникаль чишмәләрне саклауга җәлеп иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International