Балалар ГХАТ бүлегендә кунакта булдылар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
Гаилә елы уңаеннан Зәй районы ГХАТ бүлегендә “Күкчәчәк” балалар бакчасы балаларына экскурсия үткәрелде. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина балаларга ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге, анда төрле чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Балалар тантаналар залын карадылар. Ә инде соңгы сүз итеп аларга үз гаиләләренең тарихын онытмаска, аны белергә, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең кадерен аңларга икәнлеге турында әйтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International