«Зәй муниципаль район Советының 2018 елның 3 декабрендәге 133 номерлы «Зәй муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Зәй шәһәре бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турында»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

№ 163                                                                          от 14.10.2019 г.

 

Зәй муниципаль район Советының  2018 елның 3 декабрендәге 133 номерлы «Зәй муниципаль районының 2019 елга һәм 2020,

2021 еллар план чорына Зәй шәһәре бюджеты турында» карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

        Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Зәй муниципаль районы Шәһәр Советының «Зәй муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар план чорына Зәй шәһәре бюджеты турында» 2018 елның 3 декабрендәге 133 номерлы карарына (18.02.2019 ел, № 140, 01.04.2019 ел, № 142, 20.05.2019 ел, № 152, 10.07.2019 ел, № 161 үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 статьяның 1 пунктында:

а) 1 өлештә «131413,6» санын «134116,6»  санына алмаштырырга;

6) 2 өлештә «146786,7» санын «152382,4» санына алмаштырырга;

в) 3 өлештә «15373,1» санын «18265,8» санына алмаштырырга.

1.2. «2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 нче кушымтаның 1 нче таблицасында үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарның 1 нче кушымтасы нигезендә редакциягдә бәян итәргә;

1.3. «2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты керемнәренең фаразланган күләмнәре» 2 нче кушымтаның 1 нче таблицасында үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарның 2 нче кушымтасы нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.4. «2019 елга Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» 5 нче кушымтасының 1 нче таблицасында үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарның 3 нче кушымтасы нигезендә редакциядә бәян итәргә;

1.5. «2019 елга бюджет чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, төркемнәре буенча Зәй муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бүлү» 6 нчы кушымтасының 1 нче таблицасында үзгәрешләр кертергә һәм әлеге карарның 4 нче кушымтасы нигезендә редакциядә бәян итәргә.

2. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4.    Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Совет рәисе                                                                                    Р.Г.Кәримов

doc
Скачать текст
DOC, 32.5 Кб

Приложения:
xls
1
XLS,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International