ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
“Ялта-Зәй”дә чаңгы роллер юлын төзү буенча киңәшмә үтте. Аны район башкарма комитеты урынбасары Николай Нифатов алып барды. Төзү- мантажлау эшләре тулысынча тәмамланды. Тирә-юньне чистартып, документация эшен ясап бетерәсе калды.
Бүген хакимияттә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов җитәкчелегендә , мәгариф бүлеге, хәрби комиссариат һәм башка кызыксынган ведомстволарның җитәкчеләре катнашында "Юнармия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте Зәй бүлеге мәктәп отрядларының беренче муниципаль слетын үткәрү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.Киңәшмәдә шәһәр хәрби комиссары А.Ф.Әгъләмҗанов чыгыш ясады.
10-28 нче октябрьга кадәр 4 нче мәктәптә Зәй районы белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Менеджмент» һөнәри яңадан әзерлек программасы буенча 1 нче сессия үтә. Лекцияләрне ЯР Чаллы дәүләт педагогика университеты укытучылары Р.Р. Мөхәммәтҗанов һәм Т.Ф.Бабынина алып бара.
«PROFF-навигатор» проекты кысаларында, халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре балалар бакчаларының әзерлек группалары белән очрашуларын дәвам иттеләр. Бүген үткән “Һөнәрләр дөньясында” дип аталган чарада “Урман әкияте” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар киләчәктә үзләренең нинди һөнәр сайлаулары турында сөйләштеләр. Чарада катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.
Шушы көннәрдә “Зәй шикәре” агрофирмасының Поручик авылында сыерлар, Сәвәләй авылында бозаулар тоту урыннары тулысынча төзекләндерелде. Хезмәт куючылар өчен дә бөтен эш шартлары тудырылган. Республика Механик мастерскойларны капиталь төзекләндерү Республика программасы нигезендә “Зәй” агрофирмасының Сәрәпәле һәм Сарсаз- Баграж авылларында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта түбә ябу һәм койма кую эшләре башкарыла һәм 20 нче октябрьга эшләр тәмамланыр,- дип көтелә.

12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады. Әлеге хезмәтнең максаты булып гаилә иминлеген пропогандалау, аерылышулар санын киметү, гаилә һәм никах институтын ныгыту тора. Гаиләдә нинди генә авыр хәл булмасын, һәрвакыт диярлек яхшы, дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калу мөмкинлеге бар. Шалтыратыгыз безгә, һәм без бергә килеп туган проблемалардан чыгу юлын табарга тырышырбыз...

7
октябрь, 2016 ел
җомга
Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) һәр мөрәҗәгать итүченең гади электрон имзасы белән никах теркәүгә өйдән чыкмыйча гына тулысынча электрон гариза тапшырырга мөмкин. Әлеге сервис ярдәме белән Сез никахлашу көненә бер ай кала ГХАТ бүлегенә килү вазыйфасыннан азат ителәсез. Әлеге хезмәт төрле шәһәрләрдә яки илләрдә торучы һәм закон белән каралган вакыт аралыгында уртак гариза бирергә мөмкинлекләре булмаган гражданнарга бигрәк тә файдалы.Никах теркәүгә электрон гариза бирү өчен түбәндәгеләр кирәк:

6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
15-26 сентябрь көннәрендә Казанда шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Бу ярышта 60 яшьтән өлкән ветераннар арасында Е.А.Демидов 2 нче урынны яулады.
Бүген Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, район эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы Э.Н.Ефимов белән, 1 мәктәпнең 8 нче сыйныфы укучылары өчен “Коррупциягә каршы бергәләп” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Балалар коррупциянең асылы белән якыннан таныштылар.
Бүген хакимиятнең зур залында район һәм шәһәр Советы, һәм Башкарма комитеты, милек һәм җир мөнәсәбәтләре, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре катнашында “ Муниципаль хезмәткәр мәктәбе” утырышы узды. Анда район Советы юридик бүлеге башлыгы В.В.Кудряшов, район башлыгы ярдәмчесе Т.В.Токмакова һәм гомүми бүлекнең кадрлар белән эшләү секторы хезмәткәре М.Г.Сергеевалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International