ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2024 елда төбәк халкына 550 меңнән артык электрон хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләгән.Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә барлыгы 15 миллиард сум акча җибәрелгән.

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният йортында Зәй муниципаль районы Советының 2024 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча 46 нчы утырышы узды.
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы кысаларында, Бөек Ватан сугышы елларында тылда батырлык күрсәткән ветераннарга юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.
Зәй районында беренчеләрдән булып бүләкләрне Анна Моисеева һәм Леонид Мачтаков алды.

4
февраль, 2025 ел
сишәмбе
Республикада ел башыннан 15 900 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. 2,4 меңнән гаилә ана капиталы акчасына торак сатып алган, ә 13,5 меңнән гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы СФР Бүлеге 10,3 млрд. сум күчерде.

3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе
1 февральдән 2 февральгә кадәр Зәйдә психолог-педагогика үзәгендә “Коткаручы. Янәшәдә - Мобиль парамедик” дигән бушлай беренче ярдәмгә өйрәтү үткәрелде.
Бүген хакимият бинасының зур залында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
28 гыйнвардан 30 гыйнварга кадәр Алабуга шәһәрендә Россиянең атказанган тренерлары М.М. Сәхәбетдинов һәм А.Ш. Шәйхетдинов истәлегенә, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Татарстан Республикасы соңгы 10 елда беренче тапкыр Идел буе федераль округы беренчелегендә чаңгы ярышлары буенча команда зачеты отты. Җиңүгә саллы өлешне Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе чаңгычылары Козенкова Софья, Тюленева Кристина, Пылаева Софья, Белякина Арина, Нехаев Данил, Москов Линар кертте. Чаңгы узышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелеге 28 гыйнвардан 2 февральгә кадәр 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар (17-18 яшь) арасында “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 14 субъектыннан 158 спортчы катнашты, шуларның 25е Татарстан Республикасын тәкъдим итте. Узышларның беренче көнендә 10 км дистанциядә ирекле стиль белән Тюленева Кристина 3 урын, Козенкова Софья 5 урын, Белякина Арина 35 урын яулады. 15 км дистанциядә Нехаев Данил 18 урын, Москов Линар 21 урын яулады. Икенче көнне Козенкова Софья 2 урын, Тюленева Кристина 6 урын, Пылаева Софья 29 урын, Белякина Арина 38 урын, Нехаев Данил 8 урын, Москов Линар 12 урын алды. Өченче көнне 5 км дистанциядә классик стиль ярышында Козенкова Софья 4 урын, Тюленева Кристина 15 урын, Пылаева Софья 35 урын, Белякина Арина 45 урын алды. 10 км дистанциядә Нехаев Данил 7 урын, Москов Линар 15 урынга чыкты. Йомгаклау көнендә кызлар һәм егетләр эстафетада ярыштылар. Козенкова Софья, Тюленева Кристина, Нехаев Данил һәм Москов Линар командалар составында эстафета ярышларында "алтын" яулап алдылар һәм очколарын Татарстан Республикасы копилкасына китерделәр.

Зәй политехника көллиятенең беренче курс студентлары өчен, «Яшьләр һәм балалар» милли проектының табигый фәннәр декадасы, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар планы максатларына туры китереп, укытучылар Чернова Н.Б. һәм Сандимирова И.И. «Галимнәрнең Бөек Җиңү эшенә керткән өлеше» дигән фәнни-танып белү лекциясе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International