ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган. Флагтагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт. Дәүләт флагы көне уңаеннан районыбызда да төрле чаралар уздырыла. “Каенкай” балалар бакчасында “Илебез флагы турында сөйләшәбез” уен программасы оештырылды. Чара балаларда хәрби патриотик хис, дәүләт символларына карата, туган ватаныбызга карата хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелә. Балалар бәйрәм уңаеннан оештырылган барлык конкурсларда катнаштылар һәм чара азагында өлкәннәр белән беррәттән Россия Федерациясе гимнын башкардылар.
Агымдагы елның 24 августында, Татарстан Республикасы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле һәм Россиянең Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары белән берлектә, суд карарларының үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнарны бердәм кабул итүне оештыра.Сорауларны (843)236-41-80 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре шәһәр ишегалды лагерьларында ял итүче балалар өчен “Һөнәрләр дөньясында” уены уздырдылар. Әлеге чара «PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты кысаларында оештырылды. Ярышлар шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үтте. Балалар төрле һөнәрләрне чагылдырган җиде станция: «ЮХИДИ инспекторы», “Янгын сүндерүче”, “Хәрби”, “Медицина хезмәткәре”, “Пешекче”, “Чәчтараш” һәм “Рәссам” станцияләрендә булдылар. Уенда катнашучылар һәр этапта күрсәтелгән һөнәр буенча мәгълүмат алдылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Барлыгы чарада 70 бала.

21
август, 2018 ел
сишәмбе
21 август көнне район һәм авыл җирлекләрендә яшәүче мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Үзәк мәчеттә намазны Зәй районы имам- мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин укыды. Ул Корбан бәйрәменең үзенчәлекләре турында сөйләп узды. Бәйрәмгә килгән район башлыгы Р.Г.Кәримов барлык мөселман кардәшләрне Корбан бәйрәме белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш теләде.

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга китеп, дөньядагы башка диннәр кебек, кайсы милләт кешесе булуга, нинди дин тотуга карамастан, безгә хаклык, намуслылык, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшеп яшәүгә нигезләнгән ислам традицияләрен искәртә. Мәккәгә хаҗ кылу изге гамәле тәмамланган бу көннәрдә бөтендөнья мөселманнары яхшы эшләр кылуга берләшә. Чиста уй-гамәлләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү күңелләрне сафландыра, бу бәйрәмгә үзгә мәгънә өсти. Корбан бәйрәме – ул якыннарны кайгырту һәм гаиләләрне берләштерү бәйрәме дә. Һәркемгә карата игътибарлы булу һәм чын күңелдән мәрхәмәтлелеккә омтылу әлеге якты бәйрәмнең төп нигезе булып тора. Изге Корбан бәйрәме сезгә алга таба районыбыз үсеше өчен кылынучы гамәлләрегезгә яңа көч өстәсен, барлык яңа башлангычларыгыз уңышлы булсын, күңелләрегезгә өмет чаткылары өстәсен, иртәгесе көнгә ышанычны ныгытсын.Чын күңелдән барчагызга ныклы сәламәтлек телим, тынычлык, җылылык, мәхәббәт һәр йортта булсын! Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.


17
август, 2018 ел
җомга
Агымдагы елның 17 августында “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе базасында “Гарантия бирүче сөйләшү” чарасы узды. Р. Ф. Бәдретдинов шәхси предприятиесе (“Носорог” кафесы) вәкиле мәшгульлек үзәгендә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар категориясендә исәптә торучы вакантлы урынга кандидат белән очрашты.
Бүген “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсе Әхмәт товарлыклы- сөтчелек комплексында Зәй муниципаль районы агрофирмаларының 2018 нче елның 7 аена терлекчелек нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә 25 июльдә старт бирелгән иде. Яшьләр эшләре идарәсе балаларга мәктәп әсбаплары, өс һәм аяк киемнәре җыю буенча күп кенә чаралар үткәреп, мохтаҗларга тарату өчен шактый гына уку кирәк-яраклары, аяк, өс киемнәре туплауга иреште.

16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, урыннарга чыгып, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү барышы белән танышып кайтты.
21 нче август көнне Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе- Корбан гаете билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International